Адымнар нык булсын!

2024 елның 3 декабре, сишәмбе
Мәктәбебездә «Күңелле сәхнә» түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк эшчәнлеге милли традицияләрне укучыларга җиткерүдә зур роль уйный, укучыларның сәләтләрен ачарга, уй-хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Түгәрәктә сәхнә теле, сәнгатьлелек, иҗадилык, бәйләнешле сөйләм үстерү игътибар үзәгендә. Бүген укучыларыбыз мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә "Адымнар нык булсын!" дип аталган чара күрсәттеләр. Балаларга юлларда үз-үзеңне тоту культурасын кечкенәдән үк сеңдерү мөһим, шуңа күрә дә кечкенә дусларыбызга әлеге чараны күрсәтүне оештырдык. Кечкенәләргә чара бик ошады. Тәрбияче апалары укучыларга эчтәлекле чара өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Әзерлек барышында укучыларга, сәләтләреннән, мөмкинлекләреннән чыгып, рольләр бирелде. Һәр укучы үз ролен теләп, яратып өйрәнде, оста һәм матур башкарып чыкты. Театр түгәрәге җитәкчесе Ибрагимова А.Н.га, рольләрне оста итеп башкарган башлангыч класс укучылары Мустафин Ислам, Фарлукшина Айгөл, Шайдуллина Диләрә, Мустафина Ралина, Хакимова Адиләгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International