Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне алдыннан тарих укытучысы Фәрхетдинова Д.ф. МБГББУ «Җәлил гимназиясе»нең 11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Дискуссия узган гасырның нацизм рәхимсезлеге һәм хәрби конфликтларның нәтиҗәләре белән бәйле фаҗигале вакыйгаларына багышланган иде. Тарихи хәтерне саклауга аерым игътибар бирелде. Балалар диалогта актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм күтәрелгән сорауларга үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Әңгәмә сугыш елларында һәлак булган миллионнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды. Гимназистлар үз халкының тарих битләрен өйрәнүне дәвам итәргә һәм Җирдә тынычлыкны сакларга вәгъдә бирделәр.