Сарманда кышкы күршелек фестивале узды

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

Бүген Сарманның Ленин урамындагы күпкатлы йортлар ишегалларында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде! "Күрше" фестиваленең кышкы сезоны кысаларында Сарман мәдәният йорты хезмәткәрләре "күрше-ишегалдында кич: кар уртасында җылы һәм рәхәт"дигән искиткеч бәйрәм программасы үткәрделәр. Салкын булуга карамастан, кунакларның күңелләрендә елмаюлар, күңел ачулар һәм күршелек рухы уянды. Бу кичә Чын дуслык һәм кеше аралашуының җылысы теләсә нинди кар һәм салкыннарны эретергә сәләтле икәнлеген ачык дәлилләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International