Каникуллар-балалар өчен бәхетле ял итү вакыты. Ә кышкы каникуллар вакытында саф һавада йөрү аеруча күңелле. Күтәмәле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән саф һавада күңелле һәм мавыктыргыч итеп вакыт үткәрделәр. Җылы кыш көне һәм яхшы кәеф, бу балаларга кирәк. Балалар таудан чанада, чаңгыда шудылар, бу исә һәркемгә гаҗәеп рәхәтлек һәм шатлык китерде. Мондый актив ял барыбыз өчен дә озакка истә калачак. Балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.