Матур Кыш үзе белән күңелле көннәр һәм күптән көтелгән ял көннәрен алып килде! Аларны ничек файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә? Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы әти-әниләре һәм балалары бу ялларны ничек үткәрәселәрен бик яхшы беләләр.Кышын балаларга, җәй көне кебек үк, урамда вакыт уздырырга кирәк. Ачык һавада кышкы күңел ачулар иммун системасын ныгыта, баш мие эшчәнлеген һәм бөтен организмның торышын яхшырта.