Саклаубаш авыл җирлегендә яңа 2026 нче елны каршылауга багышланган чаралар гөрләп узды. Саклаубаш һәм Өчиле Саклау авылларында мәданият хезмәткәрләре һәм үзэшчән артистлар матур концертлар куйдылар, дискотекалар уздырдылар. Скетчлар, шаян сүз, бию, җыр-моңнар күп булды. Авыл халкы зур рәхмәтләр әйтеп, чаралардан бик кәнагать булып таралды.