«Яшь инспекторлар хәрәкәте” отряды – ул юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен оештыруда ярдәм итүче, үз мәктәп укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаучы укучыларның иҗади берләшмәсе. Безнең мәктәптә ЮИД «Светофор» отряды юл йөрү кагыйдәләрен үзләре өчен генә өйрәнеп калмыйча, төрле чараларда катнашып, яшьтәшләренә дә, үзләреннән кечкенә яки зур булган малай-кызларга да кагыйдәләрне искәртеп, кызыклы да, файдалы очрашулар үткәреп торалар. Без команда белән кызыклы уеннар, сөйләшүләр оештырабыз. Төрле чаралар, театр күренешләре эшлибез, башлангыч сыйныф укучылары алдында чыгышлар ясыйбыз. Төрле семинар, чараларда, конкурсларда катнашабыз.