6 март көнне Ләке авылы мәдәният йортында “Язлар матур, хатын-кызлар белән” темага кичә үтте. Залда утыручы, бәйрәм кичәсендә катнашучы, авылыбызның күркәм затларын авыл җирлеге башлыгы -Юрий Григорьевич Антонов котлап, узенең иң изге теләкләрен җиткерде. “Игәнә”, “Айбагыр” фольклор ансамбльләре, авылыбыз үзешчәннәре матур җыр-биюләре белән куандырдылар.