Тракторларның техник караулар башланды

2015 елның 19 мае, сишәмбе
18 майда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башланды. 2013 елның 26 ноябрендә дәүләт техник күзәтчелегендә дәүләт теркәү үткән техникаларга техник карау кагыйдәләре үзгәрде. Бу үзгәрешләр 2013 елның 13 нояберендә Россия Федерациясе 1013 номерлы хөкүмәт карарына нигезләнә.

Шул ук вакытта яңа кагыйдә буенча машинаның ОСАГО иминият полисы техник карау үткәнче күрсәтелергә тиеш. Машинаның максималь конструктив тизлеге 20 километрдан артмаганда ОСАГО иминият полисы күрсәтү таләп ителми.
Үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар үткәрүнең төп үзенчәлекләре:
-Заводтан эшләп чыгарылуына бер елдан артмаган һәм моңарчы файдаланылмаган яңа машиналарга техник караулар, аларның номерларын чагыштырып, техник торышын тикшермичә генә үткәрелә. Алга таба алар һәр елны техник карауга куелалар. Техник караулар, машинаның кайда теркәлгән булуына карамастан, дәүләт техник күзәтчелеге органы урнашкан җирдә башкарыла.
-Хәзер, әгәр машина куркынычсызлык тәләпләренә тулысынча җавап бирә дип табылса, талон урынына техник карау үткәнлек турында таныклык биреләчәк. Әгәр дә машина куркынычсызлык тәләпләренең берәрсенә җавап бирми икән, ул чакта техник карау үткәнлеккә акт бирелә һәм егерме көн эчендә кабат техник караулар уздырыла. Бу вакытта машинаның актта күрсәтелгән параметрлары гына тикшерелә.
Техник карауларга түбәндәге документлар таләп ителә:
-шәхесне раслаучы документ (әгәр техниканы икенче кеше күрсәтсә, хуҗасының ышаныч язуын алып килә)
-тракторчы-машинист таныклыгы
-машинаны теркәлү турында таныклык
-ОСАГО иминият полисы
-техник карау үткәнлеккә таныклык алу өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция
Районның авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар уздыруның графигы булдырылды. Тулы график белән монда танышырга мөмкин.
Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Салахов А.Р.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International