2015 елның 26 нчы декабрендә Ләке авыл җирлегендә сигез елга беренче тапкыр тантаналы рәвештә яшьләрнең никахы теркәлде. Кияү белән кәләшне йола буенча, чиккән сөлге һәм керәшен халык фольклор җырлары белән каршы алдылар. Бу зур, сөенечле бәйрәмне авылыбызның карты-яше көтеп алды.Яңа мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бөтен халык яшьләрне котлады.