Яңа Әхмәттә Сөләйманова Нуриәсма апага 95 яшь тулды

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Яңа Әхмәт авылында яшәүче Сөләйманова Нуриәсма Миргалим кызына кичә, 1 февральдә, 95 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, кыйммәтле бүләк тапшырды. Сарман авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәсәнов, район һәм авыл ветераннар советлары рәисләре Нәҗип Миннеголов, Гөлүсә Ризатдинова да, матур теләкләрен җиткереп, ветеранга тән сихәтлеге, хәерле картлык теләделәр. Нуриәсма әбине тәбрикләргә якыннары – балалары, оныклары һәм башкалар да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International