Татар халкының балаларга гыйлем, төпле тәрбия бирүгә тирән карашы элек- электән үк башка милләтләрнең күренекле затларын хәйран калдырган, сокландырган. Нинди генә авыр чорлар күрергә туры килсә дә, үзләренең туган телләреннән баш тартмаганнар, язу, уку мәсьәләләренең җитдилеген саклаганнар.
Милләтебезнең чиксез бай тарихи ядъкәрләре, йола, гореф – гадәтләре нигезендә үсеп килүче буынга тирән әхлакый, рухи тәрбия бирергә мөмкин.
Музеебызда күп төрле интерактив чаралар үтә, шул исәптән, балаларны милли традицияләребез белән таныштыру, татар дөньясының тарихын өйрәтүгә багышланганнары да бихисап.
Кышкы каникул чорында лагерьга йөрүче балалар өчен матур гореф- гадәтнең эчтәлеген чагылдырган "Каурый өмәсе" исемле чараны тәкъдим иттек. Сарман гимназиясенең лагерь балалары белән каз каурыен сыдырып, табалар майларга майлавыч канатлары бәйләдек, мендәр ясарга да каурыйлар сайланып куелды. Балалар белән эшләү үзе бер рәхәт, самими фикерләре, җаваплары күңелләрдә җылы хисләр калдыра.
"Каурый өмәсе"- гореф- гадәтләрне өйрәнү интерактив чаралар циклы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
«Үз илемдә –үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче «Песнь глины» дип исемләнгән чираттагы интерактив чарада Петровказавод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары катнашты. Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.
Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.
Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.
Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.
9 декабрь көнне “Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган- «Үз илемдә-үз телемдә» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелүче «Талчыбык серләре» дип исемләнгән бик кызыклы һәм мавыктыргыч мастер –класста катнаштылар.
Безнең мастер-классларда төрле һөнәр техникасына гына өйрәнеп калмыйлар, очрашу барышында кызыклы, тарих битләрендә сакланган гыйбрәтле фактлар белән дә танышалар. Эш вакытында алар бик теләп үз фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга актив җавап бирәләр.
Бүген исә, сүз шундый чаралар ни өчен кирәк булуы хакында барды. Фикерләр бихисап күп иде. Әңгәмәбезне йомгаклап, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, халыкның мәдәни, рухи мирасын саклау һәм арттырыру безнең һәммәбезнең дә бурычы дигән нәтиҗә ясадык.
Укучылар әңгәмә барышында, үз фикерләре белән уртаклашкан арада, эшләнмәләрен ничек төгәлләүләрен сизми дә калдылар. Алар бүгенге очрашу истәлеге итеп, үз куллары белән кәгазь лозадан ясаган кәрҗиннәрне алып киттеләр.
Әлбәттә, бүгенге көндә инде беребез дә өйләребездә туку станнары артында утырып күлмәклек тукыма тукымыйбыз. Керосин лампалары яктысында бишек, каз оялары, кәрҗиннәр дә үреп утыручыларны тапмассың. Ә кайчандыр, тукучылык, үрү һәм башка күп кенә һөнәрләрдән башка көн -күрешне бөтенләй күз алдына да китереп булмаган. Бүгенге көндә исә без, барлык кирәк яракларыбызны барабыз да кибеттән генә сатып алабыз.
Шуңа күрә һөнәрчелекнең күп кенә тармаклары заманалар алга барган саен онытылып бара. Дөрес, яңача, заманча тормышыбызда аларның әһәмияте бөтенләй юк диярлек. Ләкин үсеп килүче буынны тәрбияләүдә алар бүгенге көндә бик актуаль юнәлеш булып торалар. Чөнки балалар үз куллары белән орчык тотып йон җегерләп, туку станында эшләп карасалар, үрү һөнәрчелегенең серләренә төшенсәләр, алар һичшиксез тирә-юньгә карата сак карарга, булганының кадәрен белергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә яшь буынны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру музей эшчәнлегенең бурычы булып тора.
«Үз илемдә –үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче, “Талчыбык серләре” дип исемләнгән интерактив шөгыльнең дә өстенлекле бурычы- укучыларны милли кыйммәтләр белән таныштыру. Чираттагы очрашу Петровка заводы утра гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Әйтергә кирәк, кәгазьдән үрү дә бер дә җиңел бирелми, ә бит борынгылар махсус рәвештә, сайлап-сайлап кына тал чыбыклар әзерли торган булганнар. Балалар бик яратып, күңел биреп эшләделәр, әлбәттә, балаларның һәр эшнең рәтен белергә, һәр һөнәрнең серенә төшенергә һәм барсының да куелган максатка җитди карашлары булу сөендермәскә мөмкин түгел. Очрашудан бары тик якты, җылы хисләр генә калды.
Әлеге бәйгедә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җитәкчелегендә Чулпан һәм Данил Шәфигуллиннар катнашты. "Лучший культурно-познавательный маршрут "номинациясендә “Сарман чишмәләре” проекты 3 дәрәҗә лауреат булды. Эш барышында "Кара-каршы чишмә" һәм "Бузат"чишмәләре буенча туристик маршрут эшләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәренең, "Сәйдәш"мәдәни үзәге сәхнәсендә узды, аларга “Читай город” сертификатлары һәм бәйгенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Татар халкының, әби-бабаларызның бай тарихы беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Чөнки үткәнен белмәгән халыкның-киләчәге юк. Шуңа күрә үсеп килүче буынны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлтелгән интерактив чаралар бүгенге көндә бик мөһим булып тора. «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс нәкъ менә шундый чаралар рәтеннән, бүгенге көндә «Үз илемдә –үз телемдә» проекты кысаларында үткәрелә.
19 ноябрь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары карт әби-бабаларының еракта калган еллардагы көн күрешләре белән танышты. Электр булмаган чорда, керосин лапмасы, әле күпчелек вакытта чыра гына да яктыртып, караңгы кышкы төннәрдә хатын-кызлар тукучылык белән шөгелләнгән, чөнки олы гаиләне киендерүнең бердән – бер чарасы шул булган. Чарада катнашкан укучыларның һәрберсе каба, орчык тотып җеп җегерләп, аннан туку станогында эшләп карадылар. Мондый чаралар тарих, гореф-гадәтләр белән танышу белән генә чикләнми, алар балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә.
"Они защищали отчий дом" проектын гамәлгә ашыру кысаларында музей хезмәткәрләре районыбыз мәктәпләре укучылары белән очрашуларны дәвам итәләр. “Россия – минем Ватаным” темасына багышланган әңгәмәдә Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары катнашты.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әңгәмә-лекцияләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашу «Россия – минем Ватаным» темасына багышланды, анда Сарман гимназиясенең югары сыйныф укучылары катнашты. Чара "Они защищали отчий дом" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
«Үз илемдә –үз телемдә» проектының өстенлекле бурычы - укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру. Шул максат белән проектны тормышка ашыру кысаларында «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс үткәрелде.
Чарада катнашкан укучыларның һәрберсе каба, орчык тотып җеп җегерләп, аннан туку станогында эшләп карадылар. Мондый чаралар тарих, гореф-гадәтләр белән танышу белән генә чикләнми, алар балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә.
Сарман районының «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» һәм «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» «Стрела наследия» дип исемләнгән уртак проекты 2021 елда социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында «Духовно-нравственное и патриотическое воспитание детей и молодежи» номинациясендә җиңүче булды.
«Стрела наследия» проектын тормышка ашыру мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәмгыятькә интеграцияләү, аларның иҗади сәләтләрен ачу механизмнарының берсе булачак. Балаларда җәмгыятьнең тискәре юнәлешләренә каршы тору сәләтләрен үстерә, актив тормыш позициясе формалаштырыла. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең сәламәт яшьтәшләре белән иҗади контактлары да киңәйтеләчәк. Проектны тормышка ашыру мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү дәрәҗәсендә районара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертәчәк.
«Стрела наследия» проектына грант ярдәме 306 870 сумны тәшкил итәчәк.