ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кышкы каникул чорында лагерьга йөрүче балалар өчен матур гореф- гадәтнең эчтәлеген чагылдырган "Каурый өмәсе" дип исемләнгән, интерактив чаралар циклын йомгаклау очрашуына бүген Әлмәт мәктәбенең беренче сыйныфы укучылары килде. Эчтәлекле экскурсиядән соң, балалар эшкә кереште. Әйтергә кирәк, балалар бик ипле, каурыйларны, сыдырган йоннарны читкә туздырмыйча гына, пөхтә итеп эшләделәр. Ә инде үзләренең нәни куллары белән ясаган майлавыч канатларын әниләренә бүләккә алып киттеләр.
"Каурый өмәсе"- гореф- гадәтләрне өйрәнү интерактив чаралар циклы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников

Музеебызда туган якны өйрәнүгә багышланган, әби- бабаларыбызның көн-күрешен тасфирлаган зал бар. Татар халкының матур йоласын чагылдырган "Каурый өмәсе" исемле интерактив чара да нәкъ менә шул зал буенча экскурсиядән башланып китә. Әлеге экспозиция укучы балалар өчен иң кызыклысы дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки кайбер экспонатларны алар ишетеп тә, күреп тә белмиләр. Бүгенге көндә тормышыбызның кайсы ягын гына алсак та, безгә ярдәмгә интернет килә. Ә менә ерак үткәннәрдә  калган елларда гаджетлар гына түгел, хәтта өйләргә электр, газ, су линияләре дә сузылмаган була. Шуңа карамастан,  кешеләр үзләренең тырышлыгы һәм тапкырлыгы аркасында тормышларын җайга салып яшәгәннәр һәм  булдырган һәр әйберләренә бик сак караганнар. Бер генә нәрсә дә исраф ителмәгән, файдага кулланылган.

 Халкыбызның милли гореф-гадәтләре бихисап, аларның һәрберсе үзенчә серле, матур, олы бәйрәм итеп үткән, һәрберсенең үз кануннары булган. Каз өмәсе дә шундый күркәм күренешләрнең берсе. Хатын- кызлар җыелышып

каз, үрдәк йолкыганнар, балалар да эштән читтә калмаган, аларга каурый сыдырырга кушыла торган булган. Җыелган йомшак каз мамыгыннан мендәрләр ясап куелган.

Ә менә тагын нәрсәләргә кулландылар икән каз каурыйларын? Моның серләренә музей хезмәткәрләре белән бергәләшеп Сарман гиназиясенең кышкы лагерена йөрүче балаларның чираттагы төркеме төшенде. Алар каз каурыйлары сыдырып, майлавыч канаты ясадылар.

"Каурый өмәсе"- гореф - гадәтләрне өйрәнү интерактив чарасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников

Музейда Сарман гимназиясенең кышкы лагерена йөрүче балалар катнашында “Каурый өмәсе” дип аталган чара үтте. Әлеге интерактив чараның максаты: татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын балаларга җиткерү. Укучылар татар халык җырларын җырлый-җырлый, каз каурыйлары сыдырып, майлавыч канаты ясадылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Борынгы гореф-гадәтләрне барлау яшь буында миллилек хисләре тәрбияли, матур традицияләрне ныгытуда зур роль уйный.

"Каурый өмәсе"- гореф- гадәтләрне өйрәнү интерактив чарасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников

28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Әхлакый нигезләргә, гореф-гадәтләргә алмашка ялган тормыш кыйммәтләре килә. Балалар һәм яшүсмерләрдә агрессия, өлкәннәргә карата битарафлык күзәтелә. Җәмгыять акрынлап үзенең традицион патриотик аңын югалта бара. Ә  ни өчен шулай соң!? Җавап  бик гади. Күп кенә ата - аналар көн буе эштә, кайберләре вахта ысулы белән эшли, аларның балалары өчен вакытлары җитми. Балалар бу вакытта нәрсә белән мәшгуль - алар шикле эчтәлектәге "мавыктыргыч" сайтларны таба.  Смартфон экраннары аларга үз “кагыйдәләрен” өйрәтә.

Балаларыбызны ничек якларга, сакларга? Әлбәтта, янәшәләрендә булырга, аларга җылылык бирергә, ярдәм, аңлау күрсәтергә, рухи, патриотик тәрбия бирергә кирәк, чөнки патриот булу-үз җирең өчен сугышу гына түгел, ә иң беренче чиратта - туган йортыңны, туган җиреңне, туган телеңне ярату. Бу темага чиксез язарга була.

Нәкъ менә шуңа күрә "Они охраняли отчий дом" проекты тарихи вакыйгалар нигезендә, илебезнең иң яхшы уллары мисалында, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Проектның 1 этабын тормышка ашыру кысаларында әңгәмә-лекцияләр үткәрелде, әлеге циклны йомгаклау чарасы «Отец. Отечество. Отчизна» дигән темага багышланган иде. Анда Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында музей хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән Бөек Ватан сугышы ветераны турында видеоролик карау оештырылды. Бу видеороликларны бәяләп бетергесез. Чөнки  вакыт агымы зур тизлектә чаба, ә тарихыбызның куркыныч еллары турындагы хатирәләре белән бүлешердәй ветераннарабыз, кызганычка каршы, елдан ел кими.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #культурнаяволна #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татар халкының балаларга гыйлем, төпле тәрбия бирүгә тирән карашы элек- электән үк башка милләтләрнең күренекле затларын хәйран калдырган, сокландырган. Нинди генә авыр чорлар күрергә туры килсә дә, үзләренең туган телләреннән баш тартмаганнар, язу, уку мәсьәләләренең  җитдилеген саклаганнар.
Милләтебезнең чиксез бай тарихи ядъкәрләре, йола, гореф – гадәтләре нигезендә үсеп килүче буынга тирән әхлакый, рухи тәрбия бирергә мөмкин.
Музеебызда күп төрле интерактив чаралар үтә, шул исәптән, балаларны милли традицияләребез белән таныштыру, татар дөньясының тарихын өйрәтүгә багышланганнары да бихисап.
Кышкы каникул чорында лагерьга йөрүче балалар өчен матур гореф- гадәтнең эчтәлеген чагылдырган "Каурый өмәсе" исемле  чараны тәкъдим иттек. Сарман гимназиясенең лагерь балалары белән каз каурыен сыдырып, табалар майларга майлавыч канатлары бәйләдек, мендәр ясарга да каурыйлар сайланып куелды. Балалар белән эшләү үзе бер рәхәт, самими фикерләре, җаваплары күңелләрдә җылы хисләр калдыра.
"Каурый өмәсе"- гореф- гадәтләрне өйрәнү интерактив чаралар циклы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган - «Үз илемдә-үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников

14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

«Үз илемдә –үз телемдә»  проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче «Песнь глины» дип исемләнгән чираттагы интерактив чарада Петровказавод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары катнашты. Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.

Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.

Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.

Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне “Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган- «Үз илемдә-үз телемдә» проектын тормышка ашыру кысаларында  үткәрелүче «Талчыбык серләре» дип исемләнгән  бик кызыклы һәм мавыктыргыч мастер –класста катнаштылар.

Безнең мастер-классларда төрле һөнәр техникасына гына өйрәнеп калмыйлар, очрашу барышында кызыклы, тарих битләрендә сакланган гыйбрәтле фактлар белән дә танышалар. Эш вакытында алар бик теләп үз фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга актив җавап бирәләр.

Бүген исә, сүз шундый чаралар ни өчен кирәк булуы хакында барды. Фикерләр бихисап күп иде. Әңгәмәбезне йомгаклап, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, халыкның мәдәни, рухи мирасын саклау һәм арттырыру безнең һәммәбезнең дә бурычы дигән нәтиҗә ясадык.

Укучылар әңгәмә барышында, үз фикерләре белән уртаклашкан арада, эшләнмәләрен ничек төгәлләүләрен сизми дә калдылар. Алар бүгенге очрашу истәлеге итеп, үз куллары белән кәгазь лозадан ясаган кәрҗиннәрне алып киттеләр.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Әлбәттә, бүгенге көндә инде беребез дә өйләребездә туку станнары артында утырып күлмәклек тукыма тукымыйбыз. Керосин лампалары яктысында бишек, каз оялары, кәрҗиннәр дә үреп утыручыларны тапмассың.  Ә кайчандыр, тукучылык, үрү һәм башка күп кенә һөнәрләрдән башка көн -күрешне бөтенләй күз алдына да китереп булмаган. Бүгенге көндә исә без, барлык кирәк яракларыбызны барабыз да кибеттән генә сатып алабыз.

Шуңа күрә һөнәрчелекнең күп кенә тармаклары заманалар алга барган саен онытылып бара. Дөрес, яңача, заманча тормышыбызда аларның әһәмияте бөтенләй юк диярлек. Ләкин үсеп килүче буынны тәрбияләүдә алар бүгенге көндә бик актуаль юнәлеш булып торалар. Чөнки балалар үз куллары белән орчык тотып йон җегерләп, туку станында эшләп карасалар, үрү һөнәрчелегенең серләренә төшенсәләр, алар һичшиксез тирә-юньгә карата сак карарга, булганының кадәрен белергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә  яшь буынны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру музей эшчәнлегенең бурычы булып тора.

«Үз илемдә –үз телемдә»  проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче, “Талчыбык серләре” дип исемләнгән интерактив шөгыльнең дә өстенлекле бурычы- укучыларны милли кыйммәтләр белән таныштыру.  Чираттагы очрашу Петровка заводы утра гомуми белем  бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Әйтергә кирәк, кәгазьдән үрү дә бер дә җиңел бирелми, ә бит борынгылар махсус рәвештә, сайлап-сайлап кына тал чыбыклар әзерли торган булганнар. Балалар бик яратып, күңел биреп эшләделәр, әлбәттә, балаларның һәр эшнең рәтен белергә, һәр һөнәрнең серенә төшенергә һәм барсының да куелган максатка җитди карашлары булу сөендермәскә мөмкин түгел. Очрашудан бары тик якты, җылы хисләр генә калды.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Әлеге бәйгедә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җитәкчелегендә Чулпан һәм Данил Шәфигуллиннар катнашты. "Лучший культурно-познавательный маршрут "номинациясендә “Сарман чишмәләре”  проекты 3 дәрәҗә лауреат булды. Эш барышында "Кара-каршы чишмә" һәм "Бузат"чишмәләре буенча туристик маршрут эшләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәренең, "Сәйдәш"мәдәни үзәге сәхнәсендә узды, аларга “Читай город” сертификатлары һәм бәйгенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татар халкының, әби-бабаларызның бай тарихы  беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Чөнки үткәнен белмәгән халыкның-киләчәге юк. Шуңа күрә үсеп килүче буынны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлтелгән интерактив чаралар бүгенге көндә бик мөһим булып тора.  «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс нәкъ менә шундый чаралар рәтеннән, бүгенге көндә  «Үз илемдә –үз телемдә» проекты кысаларында үткәрелә.

19 ноябрь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары карт әби-бабаларының  еракта калган еллардагы көн күрешләре белән танышты. Электр булмаган чорда, керосин лапмасы, әле күпчелек вакытта чыра гына да яктыртып, караңгы кышкы төннәрдә хатын-кызлар тукучылык белән шөгелләнгән, чөнки олы гаиләне киендерүнең бердән – бер чарасы шул булган. Чарада катнашкан укучыларның һәрберсе каба, орчык тотып җеп җегерләп, аннан туку станогында эшләп карадылар. Мондый чаралар тарих, гореф-гадәтләр белән танышу белән генә чикләнми, алар балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International