Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1984 елдан бирле бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Шулай ук ул дөнья мирасының күптөрлелеге һәм аны саклау өчен куела торган көчләр турында күбрәк белү мөмкинлеге бирә.
1972 елда ЮНЕСКО Генераль Ассамблеясе сессиясендә кабул ителгән һәм 1975 елның декабрендә үз көченә кергән Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау Конвенциясе мәдәни мирасны саклау буенча төп документларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы җирлегендә генә дә мөһим тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр бик күп.
Бүген исә, Сарман гимназиясенең укучылары белән бергә, үзебезнең Сарман районы буенча һәйкәлләрне, тарихи урыннарны барладык.
Үзәк паркта урнаштырылган монумент, стеллаларны, татарның легендар шәхесе Илһам Шакиров истәлегенә куелган бюстны, Тукай премиясенә лаек булган якташларыбызга багышланган стелланы бик тиз санап чыктылар, Бакыр базы белән Ленин бабайны да онытмадылар. Ә менә туган ягыбыз, Сарманыбыз аша агып үткән Минзәлә елгасының махсус саклау астында икәне барсы өчен дә яңалык булды. Әңгәмә барышында укучылар “Һәр һәйкәлдә авылым тарихы” дигән видеоролик аша, районыбызның төрле җирләрендә урнашкан тарихи урыннар, һәйкәлләр белән таныштылар, кайсылары махсус яклау астында икәнен, ә кайберләренең,тарих битләрендә урын алып торсалар да, әлегә ул исемлеккә кермәгәнен ачыкладылар.
Ниһаять, без "Они защищали отчий дом " проектын тормышка ашыруның төп өлешенә керештек. Проект үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сарман аграр көллиятенең 1 курс студентлары белән очрашу төрле чорлардагы Ватанны саклаучылар экипировкасын күзәтүдән башланды. Алар физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын көбә күлмәкне өсләренә киюгә үк аңладылар, әле бит калкан да тотасы, кылыч яисә уктан атып үз чикләреңне дә сакларга кирәк.
Бөек Ватан сугышы чорының плащ - палаткасы егетләр өчен чып-чын башваткыч булды, әмма алар моны да башкарып чыктылар. Аяк чолгауларын урарга өйрәнделәр, аны дөрес урау кирза итекле солдат өчен бик мөһим булуын аңладылар. Шуны да билгеләп үтәсе килә, яшьләр бик тату, бер-берсенә ярдәм итәргә, киңәш бирергә һәрвакыт әзер булдылар.
«Они защищали отчий дом " – тарих белән танышу, чын көбә күлмәк киеп карау гына түгел ул. Әлеге проект - үсеп килүче буынга җиңү өчен нинди кыйммәт бәя түләнгәнен күрсәтү юлларының берсе. Азатлык, туган җирдә яшәү, туган телдә сөйләшү мөмкинлеге өчен нинди сынаулар, кыенлыклар үтәргә туры килгәнен, аяз, тыныч күгебез бүгенге көндә иң зур байлык икәнен исбатлау да булды.
Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмәләр циклын дәвам итәләр. Чираттагы очрашуда Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 11 сыйныф укучылары ислам динен кабул итү, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре тарихы, XVII-XX йөзләргә караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.
922 ел… инде тарих битләреннән генә өйрәнеп булган чорның, нәкъ менә шушы елында, Идел Буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителә. 1100 ел элек булган вакыйга, бүгенге көнгә кадәр мөһимлеген югалтмаган.
Әлбәтта, дистә гасыр, мең еллык тарих агымында ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән татар халкы, ләкин бернигә карамастан динне, милләтне саклап калганнар. Эзәрлекләүләр дә булмаган түгел, мәчетләрнең манаралары киселгән, дини китаплар юкка чыгарылган, намазлар яшертен генә укылган.
Шуны әйтергә кирәк, татар милләтендә белем бирүгә һәрвакыт җитди караганнар һәм бу сорауда мәчет, мәдрәсәләрнең дә роле зур булган.
Шул уңайдан Сарман гимназиясенең 8 сыйныф укучылары белән үткән бүгенге очрашу да ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде.
“Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмә барышында, укучылар ислам динен кабул итү тарихы, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре, XVIII-XX йөзләргә караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.
Ерак араларны якын итеп чираттагы мастер- классны Советлар Союзы герое Н.Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары өчен үткәрдек.
Алар “Һөнәрчелек” циклының, бер юнәлеше - чүлмәк ясаучылар һөнәренең серләре белән таныштылар. Әлбәттә иң элек әлеге һөнәрнең төрле техникада, кызыл балчыктан әвәләп кечкенә җәнлекләр, кәрҗиннәр һәм башка гадиерәк булган предметлар ясап карадылар. Балаларның фантазиясенә шаккатып торырлык. Эшкә бөтен җаннары белән кереп китеп, кечкенә эт сынына саклап торырга бурадан өй салдылар. Анда коесы да, җыйнак читәннәр дә, бәләкәй генә авыл өе, җәйге болыннардан чабып алып кайткан печән чүмәләсе дә - һәммәсе дә үзенә урын тапты.
Чүлмәкче җайланмасы артына утырып кечкенә генә, ләкин үз куллары белән чүлмәкләр дә ясап карадылар. Әлеге шөгыль ашыкканны, сабырсызлыкны яратмаганын да бик тиз төшенделәр. Әз генә кабаландыңмы- шул минутта бозыла да китә.
Эш белән кайнаган минутлар эчтәлекле әңгәмә белән үрелеп барды, балалар балчык белән бәйле легендалар белән танышты. ”Ни өчен тарихи ядкәръләрне саклау һәм һәрдаим өйрәнү мөһим?”, дигән бик җитди сорау билгеләнде. Һәрвакыттагыча җаваплар төрледән-төрле булды. Берәүләр үткәннәрне белер өчен дип фикер йөртте, безгә тарих фәне укытыр өчен дип тә көлешеп алдылар. Шулай сорау - җавап алышып, тарихи ядъкәрләрнең, халкыбыз калдырган чиксез бай мирасның киләчәк өчен бәяләп бетермәслек мөһим булуына төшенделәр. Бүгенге көннең бөтен уңайлыклары белән без борынгыларга рәхмәтле,чөнки алар уйлап тапкан шөгыльләр, әйберләр, һәммәсе дә бүгенге көндә бары тик заманлаштырылган гына, “модернизированный” диеп әйтсәк тә була. Бик акыллы һәм дөрес сүзләр бар: безнең бүгенге көнебез, кайчандыр үткәнебез сыман ук, киләчәкне төзи. Чыннан да бүгенге көн, бәлки инде иртәгә үк - яңадан-яңа, зуррак, нәтиҗәлерәк ачышларга ныклы фундамент булып тора.
Әлеге очрашу “Пушкинская карта” проекты кысаларында, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланды.
Әхлакый нигезләргә, гореф-гадәтләргә алмашка ялган тормыш кыйммәтләре килә. Балалар һәм яшүсмерләрдә агрессия, өлкәннәргә карата битарафлык күзәтелә. Җәмгыять акрынлап үзенең традицион патриотик аңын югалта бара. Ә ни өчен шулай соң!? Җавап бик гади. Күп кенә ата - аналар көн буе эштә, кайберләре вахта ысулы белән эшли, аларның балалары өчен вакытлары җитми. Балалар бу вакытта нәрсә белән мәшгуль - алар шикле эчтәлектәге "мавыктыргыч" сайтларны таба. Смартфон экраннары аларга үз “кагыйдәләрен” өйрәтә.
Балаларыбызны ничек якларга, сакларга? Әлбәтта, янәшәләрендә булырга, аларга җылылык бирергә, ярдәм, аңлау күрсәтергә, рухи, патриотик тәрбия бирергә кирәк, чөнки патриот булу-үз җирең өчен сугышу гына түгел, ә иң беренче чиратта - туган йортыңны, туган җиреңне, туган телеңне ярату. Бу темага чиксез язарга була.
Нәкъ менә шуңа күрә "Они охраняли отчий дом" проекты тарихи вакыйгалар нигезендә, илебезнең иң яхшы уллары мисалында, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Проектның 1 этабын тормышка ашыру кысаларында әңгәмә-лекцияләр үткәрелде, әлеге циклны йомгаклау чарасы «Отец. Отечество. Отчизна» дигән темага багышланган иде. Анда Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында музей хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән Бөек Ватан сугышы ветераны турында видеоролик карау оештырылды. Бу видеороликларны бәяләп бетергесез. Чөнки вакыт агымы зур тизлектә чаба, ә тарихыбызның куркыныч еллары турындагы хатирәләре белән бүлешердәй ветераннарабыз, кызганычка каршы, елдан ел кими.
«Үз илемдә –үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче «Песнь глины» дип исемләнгән чираттагы интерактив чарада Петровказавод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары катнашты. Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.
Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.
Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.
Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.
9 декабрь көнне “Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган- «Үз илемдә-үз телемдә» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелүче «Талчыбык серләре» дип исемләнгән бик кызыклы һәм мавыктыргыч мастер –класста катнаштылар.
Безнең мастер-классларда төрле һөнәр техникасына гына өйрәнеп калмыйлар, очрашу барышында кызыклы, тарих битләрендә сакланган гыйбрәтле фактлар белән дә танышалар. Эш вакытында алар бик теләп үз фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга актив җавап бирәләр.
Бүген исә, сүз шундый чаралар ни өчен кирәк булуы хакында барды. Фикерләр бихисап күп иде. Әңгәмәбезне йомгаклап, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, халыкның мәдәни, рухи мирасын саклау һәм арттырыру безнең һәммәбезнең дә бурычы дигән нәтиҗә ясадык.
Укучылар әңгәмә барышында, үз фикерләре белән уртаклашкан арада, эшләнмәләрен ничек төгәлләүләрен сизми дә калдылар. Алар бүгенге очрашу истәлеге итеп, үз куллары белән кәгазь лозадан ясаган кәрҗиннәрне алып киттеләр.
Әлбәттә, бүгенге көндә инде беребез дә өйләребездә туку станнары артында утырып күлмәклек тукыма тукымыйбыз. Керосин лампалары яктысында бишек, каз оялары, кәрҗиннәр дә үреп утыручыларны тапмассың. Ә кайчандыр, тукучылык, үрү һәм башка күп кенә һөнәрләрдән башка көн -күрешне бөтенләй күз алдына да китереп булмаган. Бүгенге көндә исә без, барлык кирәк яракларыбызны барабыз да кибеттән генә сатып алабыз.
Шуңа күрә һөнәрчелекнең күп кенә тармаклары заманалар алга барган саен онытылып бара. Дөрес, яңача, заманча тормышыбызда аларның әһәмияте бөтенләй юк диярлек. Ләкин үсеп килүче буынны тәрбияләүдә алар бүгенге көндә бик актуаль юнәлеш булып торалар. Чөнки балалар үз куллары белән орчык тотып йон җегерләп, туку станында эшләп карасалар, үрү һөнәрчелегенең серләренә төшенсәләр, алар һичшиксез тирә-юньгә карата сак карарга, булганының кадәрен белергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә яшь буынны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру музей эшчәнлегенең бурычы булып тора.
«Үз илемдә –үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче, “Талчыбык серләре” дип исемләнгән интерактив шөгыльнең дә өстенлекле бурычы- укучыларны милли кыйммәтләр белән таныштыру. Чираттагы очрашу Петровка заводы утра гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Әйтергә кирәк, кәгазьдән үрү дә бер дә җиңел бирелми, ә бит борынгылар махсус рәвештә, сайлап-сайлап кына тал чыбыклар әзерли торган булганнар. Балалар бик яратып, күңел биреп эшләделәр, әлбәттә, балаларның һәр эшнең рәтен белергә, һәр һөнәрнең серенә төшенергә һәм барсының да куелган максатка җитди карашлары булу сөендермәскә мөмкин түгел. Очрашудан бары тик якты, җылы хисләр генә калды.
«Үз илемдә –үз телемдә» проектының өстенлекле бурычы - укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру. Шул максат белән проектны тормышка ашыру кысаларында «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс үткәрелде.
Чарада катнашкан укучыларның һәрберсе каба, орчык тотып җеп җегерләп, аннан туку станогында эшләп карадылар. Мондый чаралар тарих, гореф-гадәтләр белән танышу белән генә чикләнми, алар балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә.