ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2021 ел
җомга

27 нче май көнне "Сарман гимназиясе"нда, җәйге каникуллар алдыннан, Сарман һәм Мөслим районнарында бүлек җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Рәзинә кызы " Игътибар балалар. Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау»темасына түгәрәк өстәл узды. Башлангыч сыйныф укучылары зур кызыксыну белән Алсу Рәзин кызын тыңладылар . Чара ахырында очрашуда катнашучыларның барысы да велосипедчы белешмәлегенә ия булды.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчасында чыгарылыш балы-һәр бала һәм аның әти-әнисе өчен аерым вакыйга, бу олы тормышка беренче баскыч. Бер яктан бу шатлыклы, көтеп алынган бәйрәм, икенче яктан - бераз моңсу вакыйга. Тәрбиячеләргә аларның тәрбияләнүчеләренең яңа тормыш баскычына күчүләре, ә моңсу - инде туган балаларына әверелгән шундый сөйкемле балалар белән аерылышырга туры килүе. Күптән түгел алар балалар бакчасына йөри башладылар кебек, әмма тиздән - булачак беренче сыйныф укучылары.

26-27 май көннәрендә "Аленушка" балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре узды. Бәйрәм балалрның тантаналы чыгышыннан башланды. Балалар узган елларда алган белемнәрен күрсәттеләр, бик күп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Матур традиция буенча, балалар бакчасы мөдире чыгарылыш төркемнәренә хәерле юл, уңышлы укуларын һәм, әлбәттә, балалар бакчасын онытмауларын теләде.

Сарман ял паркында  районкүләм әдәби "Мин татарча укыйм"  фестивале уздырылды.

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында республика халкын татар телендәге язмаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсы дәвам итә.

26 май көнне Сарманның үзәк Ял паркында районкүләм «Мин татарча укыйм» әдәби фестивале үтте. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан мәктәп укучылары арасында оештырылды

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Конкурс үткәрелә.

26 нчы май көнне Җәлил беренче мәктәбенең 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары "Җәлилнефть"НГДУсы Хезмәт даны музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре укучылар өчен танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Балалар шигырьләр әзерләделәр һәм бүләкләр тапшырылды.

1 нче санлы Җәлил мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кудашева Г.Ф. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган класстан тыш чаралар эшләнмәләре конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

26 нчы май көнне Сарманның Ленин исемендәге паркта Сарман үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре җитәкчелегендә районкүләм әдәби фестиваль уздырылды. "Мин татарча укыйм" фестивалендә 8 команда көч сынашты. Аларның чыгышларын жюри әгьзаләре бәяләде. Ә алар үзебезнең районнан чыккан шагыйрь һәм шагыйрәләр, прозаиклар иде. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International