ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Җәлил гимназиясе» нең 6 нчы сыйныф укучылары «Җәлилнефть» идарәсенең Хезмәт даны музеенда булдылар. Алар өчен «Җәлилнефть» нефть – газ чыгару идарәсенең "Хезмәт даны" музее хезмәткәре Альмира Галиәхмәтова тарафыннан гадәти булмаган форматта экскурсия оештырылды-ул «Нефть тамчылары сәяхәте» дигән квест рәвешендә узды. Балаларга нефтьнең нәрсә икәнен һәм аның кайдан алынуы, нәрсә эшләүләре турында сөйләделәр. Шулай ук укучыларга нефть эшкәртү процессы белән бәйле һөнәрләр турында сөйләделәр.

Бүген районга эшлекле визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев килде.

Районда азык әзерләү техникасының әзерлеген конкурс-кабул итү булды.

Бүген Җәлил бистәсендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды. 

25 май көнне Җәлил беренче мәктәбендә 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча йомгаклау линейкасы булып узды.Олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырылды. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы сыйныф ачыкланды, балаларга грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Иң яхшы сыйныф 8а һәм4 а сыйныфы булды. Ел буе арып-талып эшләгән волонтерларга аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне Россия эшкуарлары көне - районда икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертүче эшлекле берләшмә вәкилләре бәйрәме белән котлыйм.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Янурыс авыл җирлегендә үзара салым исәбенә зур агачлар кисү эше башланды

Җәлил бистәсенең 5 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында уку эвакуациясе

25 нче май көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы балалары янгын куркынычсызлыгы буенча испектор Гарипов Р.Г. белән очраштылар. Испектор балаларга янгын булдырмау ысулларын, янгын вакытында нишләргә кирәклеген аңлатты. Балаларга бу очрашу бик ошады. 

22 май көнне Карашай-Саклау  төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International