ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Җәлил гимназиясе коллективы, укучылар һәм аларның әти-әниләре кичә Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә булган теракт корбаннарының кайгысын уртаклашалар. Бүген, 12нче май көнне, мәдәният йорты янындагы мәйданда һәлак булган укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән хушлашу булды.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, райондашлар!

Сезне чын күңелдән һәрбер мөселман күңеленә якын булган иң хөрмәтле, иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Рухи камилләшү идеяләре һәм игелекле гамәлләр кылу белән тыгыз бәйле бу бәйрәм якыннарыбыз турында кайгыртырга, мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга, башка дин кешеләренә хөрмәт белән карарга өнди.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Сезнең үрнәк гамәлләрегез бихисап. Сез кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтегез белән үрнәк булып торасыз. Рамазан аенда гына түгел, даими рәвештә районыбыз тормышында актив катнашып, төрле милләтләр һәм дин вәкилләре арасында дуслык традицияләрен ныгытуга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез.

Мәңгелек кыйммәтләр – рәхим-шәфкать, мәрхәмәт кебек асыл төшенчәләрне үзегез өчен тормыш өлгесе итеп, янәшәдәге кешеләргә игелек кылып яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

Ураза Гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә дәва булсын, тоткан уразаларыбыз кабул, биргән  сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребезне дәвамлы итеп, Аллаһы Тәгалә һәр эшләребедә уңышлар насыйп итсен иде.

Изге бәйрәмебез йортыбызга шатлык, татулык, бәрәкәт китерсен, күңелләргә тынычлык, ышаныч иңдерсен. Барыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тормышыгызда иминлек, муллык телим!

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында республика халкын татар телендәге язмаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсы дәвам итә.

12 май көнне Сарман муниципаль район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш Казанда гимназиядә ату вакытында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Җыелучылар тугыз һәлак булган: җиде бала һәм ике олысын искә алдылар.

 

Бүген республикада Матәм көне. Сыйныф сәгатьләре Казан шәһәренең 175 мәктәбендә булган трагедия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Соңрак балалар бистәдә оештырылган Хәтер митингында катнаштылар, Җиңү Даны һәйкәле янында оешкан мемориалга чәчәкләр салдылар.

Янурыс авыл җирлегендә 4 данә хуҗасыз этләр тотылды

Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучысы Ризатдинов Кәрим, 11 май көнне Мөслим муниципаль районы спорт мәктәбе Кубогына узган йөзү ярышларында, 2012 елда туган малайлар арасында, 1 урынны яулады

12 май көнне Җәлил бистәсе мәйданында Казанның 175-нче номерлы мәктәбе укучыларын искә алу митингы узды. Һәлак булган балаларны искә алу өчен Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Р. А., территориаль профсоюз оешмасы рәисе Филимонов В. Н., Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Салихов Х. М., мәктәп директорлары һәм укучылар килде. Балалар чәчәкләр һәм уенчыклар куйдылар. 

12 май көнне татар теле укытучысы Салихова Алсу Нисбат кызы 9 нчы сыйныфларда Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев батырлыгына багышланган сыйныф сәгате үткәрде.

Чураш авылында обелиск төзекләндерелде һәм ремонтланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International