ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Чарага район башкарма комитеты бүлекләре, учреждениеләре белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Каташ-Каран авылында Бөек  Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Янурыс авылында Бөек  Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелде

Иске Имән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды.

Педагогик коллектив, шулай ук Җәлил 1 нче мәктәбе укучылары Җиңү парадында катнаштылар. Колоннаны бәйрәм бизәге булган барабанчылар җитәкләде.


10
май, 2021 ел
дүшәмбе

9 Май-һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле бәйрәм. Без тыныч күк йөзенә шатланабыз һәм бер үк вакытта сугыштан кайтмаучылар турында моңсуланабыз. Бөек Ватан сугышында Җиңү салютлары, көтеп алынган бәйрәм салютлары яңгыраганга 76 ел узды. Бүген Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан безнең бистәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингка халык һәм кунаклар, "Җәлил гимназиясе" укучылары һәм педагоглары, мәктәп һәм бистәнең хезмәт коллективлары җыелды. Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

9 майда мәктәбебезнең зур коллективы Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парадта катнашты.

9 май көнне Үзәк мәдәният һәм ял паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды.


9
май, 2021 ел
якшәмбе

Бүген Җәлил поселогында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, җирле һәм район хакимияте вәкилләре чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International