ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.

“Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 10 сыйныф укучылары Миңнегулов Данил һәм Мөхәммәдиева Рузилә Әлмәт шәһәрендә узган XVIII «Мәктәп укучылары -  фәнгә XXI гасырда» фәнни - гамәли конференциясендә катнаштылар. Конференция «Татнефть» ААҖ тарафыннан гамәлгә куелган «Сәләтле балалар» хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды. Миңнегулов Данилны һәм аның җитәкчесе  Шамгунова Роза Рафаил кызын 3 нче урын белән котлыйбыз.

17.04.20021 елда Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча "кролист көне" дип аталган ачык Беренчелек үтте. Әлеге ярышларда "Батыр" спорт мәктәбе укучылары дүрт призлы урын яуладылар:

1. Галләмова Арина - 1 урын;

2. Фәттахова Айзилә-2 урын;

3. Кәбиров Илназ-3 урын;

4. Каюмова Румилә-3 урын.

Яшь йөзүчеләрне беренче җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга яңа һәм яңа үрләр яулауларын, ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын һәм һәр җиңү белән көчлерәк булуларын телибез.

     Нөркәй зонасында XII район “Җырлы балачак илендә” бәйгесе булып үтте. Әлеге конкурста безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да матур итеп чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. 

Хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан 20 апрельдә "Аҗаган-2021“хәрби-спорт уенының район ярышлары узды.Сарман гимназиясе командасы 3 нче урынны яулады.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында филиалы 2021 елның 14 апреленнән 23 апреленә кадәр вакцинопрофилактика буенча «кайнар линия» үткәрә. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. кайнар линия телефоннары буенча: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге 8 800 555 49 43, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының Консультация пункты (8553) 45-20-72, Зәй районында бүлек - (85558) 7-22-75, Сарман районы – (85559)2-44-64.

Хөрмәтле депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Халыкка хезмәт итү-авыр хезмәт һәм зур җаваплылык. Чөнки иртәгә халыкның тормышы нинди булачак, муниципаль хезмәткәрләр, төрле дәрәҗәдәге депутатлар эшенә бәйле.

Сез көн саен төрле мәсьәләләрне хәл итә, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә эшли аласыз. Бу хезмәтнең һәрвакыт бер максаты - Сарман районында яшәүче һәр кешенең тормышын лаеклы итү. Бу катлаулы, әмма мактаулы миссияне үтәү эшкә намуслы караштан, үз-үзеңә һәм коллегаларыңа карата югары үтәүдән һәм таләпчәнлектән башка мөмкин түгел.

Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм игелек телим! Сезнең эшегез, планнарыгыз һәм инициативаларыгыз һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Бүген республикакүләм"Аҗаган" хәрби-спорт уенының район этабы ярышлары булды. Анда безнең мәктәп командасы 1 урынга лаек булды.

20 нче апрель көнне гимназиябездә "Без-Тукай оныклары" муниципаль шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең 1 нче этабы булып узды. Бәйгегә барлык сыйныф укучылары да ныклы әзерлек белән килгән иде. Иң яхшы һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр 22 нче апрель көнне узачак муниципаль турга жюри тарафыннан сайлап алынды. Укучыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International