ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Ул – тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.

  Бүген безнең Җәлил бистәсендә дә  Нәүрүз бәйрәме гөрләп утте. Бәйрәмдә    җырлар җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бәйрәм барысына да бик ошады.

Татар халкының борынгыдан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме.

Нәүрүз-астрономик кояш календаре буенча яз килү бәйрәме. Бу матур бәйрәм, кояшлы якшәмбе көнне, безнең бистәдә узды. Безнең педагоглар да бу чарада актив катнаштылар. Балалар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр, иң яхшылары өчен циркка билетлар тараттылар.

2021 нче елның 21 нче мартында Сарман гимназиясе коллективы Нәүрүз бәйрәмендә катнашты. Нәүрүз-язгы көн тигезлеге, язның беренче көне һәм табигатьнең яңаруы көне.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: «юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүнең формаларын һәм таләпләрен раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы басылып чыгуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән юридик затларның бердәм дәүләт реестрында барлыкка килә торган һәм типлы уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. Типлаштырылган уставлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланды.


21
март, 2021 ел
якшәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасы педагоглары балалар өчен уеннар оештыруда катнаштылар. Балаларга бик күңелле булды.

Мәдәният хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде. Күмәк биюләргә бәйрәм кунаклары да кушылды. Шушында ук кызыклы уеннарга да старт бирелде. Бәйрәмдә катнашучылар Кыш бабай белән чүлмәк ваттылар, киез итек атышлы уйнадылар, ә Мортамаклар һәркемне “Капкалы” уенына чакырдылар. Китапханә хезмәткәрләре дә һәркемне күңелле уеннар белән каршы алдылар.

Милләтләр дуслыгын чагылдырган фотозонадан башланган бәйрәмдә карга боткасы белән сыйландылар, самавырдан чәй эчтеләр. Күңелле уеннар, авыл җирлекләренең фольклор ансамбльләре чыгышы һәркемгә ошады. Бәйрәм кунаклары үзләре дә аларга кушылып биеделәр, уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар.

Бүген, 21 нче март көнне, Җәлил поселыгында Мәдәният сарае мәйданында «Кышны озату – Нәүрүз " халык бәйрәме үткәрелде.

21 нче март көнне Җәлил бистәсендә "Нәүрүз" бәйрәмен билгеләп үттеләр. Мәдәният йорты мәйданы гөрләп торды: биюләр, җырлар, күңел ачулар, тәмле коймак белән чәй эчү, "карга ботка" сы ашау. 6 нчы санлы "Теремкәй"  балалар бакчасы педагоглары балаларга төрле уеннар уйнаттылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! 

Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узды. Нәүрүз-Иран һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яз килүен билгели торган иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе.
Безнең "Каенкай" балалар бакчасы да читтә калмады. Бәйрәм кунакларын төрле ярмалардан традицион ботка-Карга боткасы белән сыйладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International