ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2021 ел
якшәмбе

Бүген бистәдә язны каршы алуга багышланган милли бәйрәмебез гөрләде.

Халыкара Нәүрүз - төрки халыкларның милли бәйрәме, кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Ул ел саен 20-21нче мартта билгеләп үтелә. Нәүрүз дини бәйрәм булып гореф-гадәтләренә һәм халык традициясенә күбрәк бәйле. Шулай итеп, бүген, 21нче март көнне Җәлил поселогы мәдәният йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәменә багышланган чаралар узды. Бәйрәм концерттан башка узмады. «Җәлил гимназиясе» коллективы бу чарада актив катнашты. Умартачылык әйберләре, шулай ук бәйләү әйберләрен сату оештырылды. Теләүчеләр кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.

2021 елның 22 мартына

21 март 18 сәгатьтән 22 март 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.Явым-төшемсез.Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр..-12, аязган вакытта -17. Көндез максималь һава температурасы +1..-4˚. Юлларда бозлавык.


20
март, 2021 ел
шимбә

Кәүҗияк авылында " Хуш киләсең, Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде, ботка, коймак, кайнар чәй, тәм-томнар да булды. Авыл халкы уеннарда катнашты, җырлады, биеде.

Шәхеснең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм башлангыч сыйныф укучыларының тикшеренү сәләтләрен үстерү максатыннан, 1921 нче елның 19 нчы мартында Сарман урта мәктәбе базасында «Беренче адымнар»VI фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Безнең гимназия укучылары әлеге чарада лаеклы чыгыш ясадылар. 2нче А сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Тимерхан җиңүче булды (җитәкчесе: Вәлиева Л. Ф.), ә 3нче В сыйныф укучысы Шигапова Регина конференция призеры булды (җитәкчесе: Зиннәтуллина Л. Р.)

20 март көнне безнең мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

М. Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе укучылары яз килү бәйрәмен билгеләп үттеләр.

20 нче март көнне Сарман гимназиясендә, язгы каникуллар алдыннан, 5 нче сыйныф укучылары өчен МЧС ның 4 нче каравыл бүлекчәсе командиры Ситдыйков В.М. юка бозда коткару дәресе үткәрде. Укучылар боз астына киткән кешене коткару турында фильм карадылар, берничә коткару ысулларын өйрәнделәр.

17 март көнне Ләшәү-Тамак мәктәбендә ЮХИДИ хезмәткәре Ситдикова А.Р. укучылар белән очрашу үткәрде. Ул укучылар белән әңгәмә корды, видеоролик күрсәтте, балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Яз бәйрәме 21 март көнне билгеләп үтелә Бу көнне яңа ел башланып китә дип санала. Шуңа күрә  Нәүрүз бәйрәмендә халык бии, күңел ача, яз килүгә шатланалар, бүләкләр өләшәләр.

Бу көнне Иске Минзәләбаш мәктәбендә саф һавада уеннар үткәрелде. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар тәмле чәй эчтеләр, ботка белән сыйландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International