ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

Петровка завод урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларының якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Әзһәр Габидинең улы Габидуллин Маннур Әзһәр улы белән очрашуы оештырылды.

25 февраль көнне 6 нчы номерлы "Теремок"балалар бакчасында "Педагог-психолог 2021"республика конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасы данын а.р. Сәлимҗанова яклады һәм призер булды. Айгөл Резяпованы котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез!

22 февраль көнне Чураш мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан « Солдатта булган диләр!»дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты.Алар арасында өлкән буын һәм яшьләр дә бар иде. 

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә  шахмат зонасы ачылды.

Җәлил 1 нче санлы мәктәбе волонтерлары "туган кешеләр"акциясендә актив катнаштылар. Акциянең төп максаты-туганнарга һәм якыннарына ярдәм итү, кайгырту һәм мәхәббәт күрсәтү.

Яңа җиңү белән! Җәлил 1 нче санлы мәктәбенә уңышны 11б сыйныф укучысы Идиятуллин Илназ, укытучысы Шакирова Әнисә Әмир кызы алып килде. Илназ геология буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. Котлыйбыз, яхшы нәтиҗә белән!

Барабанчы кызларның беренче чыгышы бу шимбәдә мәдәният йорты сәхнәсендә узды. 


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25 нче февральдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Педагог-психолог 2021" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә педагог-психологлар үзләренең профессиональ осталыкларын, талантларын күрсәттеләр. 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасының педагог-психологы Курбанова Эльвира Рөстәм кызы бу бәйгенең җиңүчесе булды. Аны котлыйбыз һәм алдыгы эшендә уңышлар телибез!

Бүген Җәлил мәдәният сараенда профсоюз җыелышы узды.      

Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе эше бик катлаулы. Ул колачлый, төрле яктан безнең тормыш. Профком рәисенә кешеләр еш кына үз проблемалары белән бара, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәкъ менә ул үз коллегаларының күңелсезлекләрен үз өстенә ала һәм аларга ярдәм итәргә тырышасыз.

Бүген 6 нчы санлы "Теремок" балалар бакчасында "Педагог-психолог-2021" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Анда безнең психолог Курбанова Э.Р. катнашты, ул муниципаль этабында җиңүче булды. Аны котлыйбыз һәм конкурсның алдагы этапларында уңышлар телибез.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International