6 А сыйныф укучысы Бадиков Раушан 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында "Көрәш" буенча Сарман муниципаль районы беренчелегендә 50 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.
19 нчы февраль көнне Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучылары өчен «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм телләрнең күптөрлелеге-республиканың уникаль байлыгы" дигән темага республикада игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган парламент дәресе үткәрелде.
2021 нче елның 17 нче февраль көнне безнең Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Татарстан- безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәният һәм тел күптөрлелеге" исеме астында парламент сәгате узды.
Бүген Зур Нөркәй "Кояшкай" балалар бакчасы базасында Сарман №1 "Кояшкай балалар бакчасы мәйданчыгына караган авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында "Балаларның эстетик зәвыгын һәм сәнгати сәләтләрен үстерү механизмы буларак проектлар алымы" темасына база мәйданчыгы утырышы узды.
19 февраль көнне безнең Азалак мәктәбендә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Татарстан- безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәният һәм тел күптөрлелеге" исеме астында парламент сәгате узды. Укучылар алдында Азалак авыл җирлеге башлыгы Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы чыгыш ясады. Ул укучыларга авыл җирлеге эшчәнлеге һәм халыклар бердәмлеге турында сөйләде.
Бүген “Зур Нөркәй “Кояшкай” балалар бакчасы базасында Сарман №1 “Кояшкай” балалар бакчасы мәйданчыгына караган авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында утырыш узды.
“Илһам чишмәсе” III ачык районкүләм балалар җыр бәйгесенең бүген гала-концерты узды. Анда катнашу хокукына бәйгенең зоналарда үткән сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаганнар ия булдылар. Районыбызның сәләтле балаларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, бәйгенең иганәчесе – райондашыбыз Илдар Гамиров, аның тормыш иптәше Миләүшә Гамирова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, “Ак калфак” берләшмәсенең район бүлеге җитәкчесе Зәния Вафина бүләкләделәр.
Рәмилә Хөсәенова, Эдуард Мөхәммәдиев, “Дуслык”, “Шатлык” вокаль ансамбльләре (Сарман) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
II дәрәҗә лауреат исеме Айнур Сөләйманов, Самира Сабирҗанова, Азамат Исламов, Алия Гәрәева һәм Зур Нөркәйнең “Зөбәрҗәт” вокаль ансамблена бирелде.
Сөмбел Фәртдинова, Камил Абдуллин, Милена Шакирова һәм “Дуслык” вокаль ансамбле (Саклаубаш) III дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Ралинә Рәхмәтуллина, Әминә Мөхәммәтова, Зәмирә Сафарова, Гөлназ Кәримова, Нәзил Мөхәммәтов, Руслан Гыйльметдинов, Рания Миңнуллина, Илназ Мөхәммәтҗанов, Илназ Зарипов, Әлфиназ Бәдертдинова, Эвелина Кашапова, Тимур-Айзат Вәлиевлар вокаль дуэты (Шәрләрәмә), “Умырзая” (Яхшы Каран), “Гөрләвек” (Мортамак), “Тамчы” (Кәүҗияк) вокаль ансамбльләре дипломантлар булды.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елның Парламент дәресе икенче санлы Җәлил мәктәбендә 18 февраль көнне бистә советы депутатлары А.И.Галиахметов һәм А.И.Ильдаровлар катнашында үткәрелде.
Бүген Сарман муниципаль район Советының утырышлар залында салымнар һәм җыемнар түләү буенча район комиссиясе утырышы узды.
7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары үткәрелде.