Бүген Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Я помню” Республика акциясендә катнаштылар.
Балалар бакчасында 23 февраль бәйрәме үткәрү балаларда Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата кызыксыну тәрбияләү өчен яхшы сәбәп. Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме шундый девиз астында үтте. Бәйрәмдә тәрбияләнүчеләр Россия сакчылары турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Уен-эстафеталар бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык балалар да эмоциональ зарядка алдылар, малайлар Россия армиясе сафларында хезмәт итәргә теләк белдерделәр.
Без барлык коллектив белән ир-атларны бу бәйрәм белән котларга телибез. Ныклы сәламәтлек, озын һәм бәхетле тормыш телим.
19 февраль көнне Сарман гимназиясендә 9-10 сыйныф укучылары өчен " Татарстан-безнең уртак йортыбыз.Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм Тел күптөрлелеге" (укытучысы Загирова к.А.).Укучылар алдында Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы чыгыш ясады.Ул укучыларга район Советының эшчәнлеге һәм җирле чакырылыш депутатларының эшчәнлеге турында сөйләде.
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне, шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бик күп чаралар үткәрелде.Шуларның берсе "Туган телем -иркә гөлем" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән башланып китте. Балалар дөньядагы телләр турында күп мәгълүмат алдылар, туган тел турында әйтем-мәкальләрне искә төшерделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәмдә туган телнең кадерен белергә, аны яратырга кирәклеге турында төшенчә бирелде.
19 февраль көнне район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны террорчылыкка каршы комиссия рәисе район башлыгы Ф.М. Хөснуллин алып барды.
Сыйныф җитәкчесе-ул эш түгел, ә күңел халәте.
Бүген Сарман 1 нче мәктәбе базасында "Кеше тәрбияләү" Республика конкурсының муниципаль туры узды.Җиңүне безнең хезмәттәшебез-Җәлил беренче мәктәбе укытучысы-Латифуллина Гөлнара Фалих кызы яулады. Аның визит карточкасын һәм сыйныфтан тыш чарасын жюри иң яхшысы дип санады. Без хезмәттәшебезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләсе этапта уңышлар телибез
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, Республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында 2021нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 2021нче елның 18нче февралендә «Җәлил гимназиясе»нең 9нчы сыйныф укучылары өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге " (укытучы Миннеханова Г.Н.) дип аталган парламент дәресе үткәрелде. Дәрестә ТР Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советы депутаты Кучумова А.Н. катнашты. Укучылар туган телләрен, милли гореф - гадәтләрне саклау мөһимлегенә тагын бер тапкыр инандылар. Дәрес бик кызыклы булды.
Волонтерлар Әфган сугышы ветераны Сабиров Равас Харрасович белән очрашты. Очрашуны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сабирова М.Г. оештырды, ветеран белән очрашып, Саклаубаш урта мәктәбе волонтерлары ветеранның тормышы һәм хезмәте турында күбрәк белделәр.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан һәм "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәме кысаларында Яшь армиячеләр укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Хәлимовка хуҗалык буенча ярдәм күрсәттеләр