ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

"Хәрби һөнәрләр" темасына шөгыль үткәрелде. Балалар  "Танып бел" , "Командир" уеннары аша хәрби һөнәрләр, аларның киемнәре белән таныштылар."Кем җитез" уен-эстафетасы вакытында хәрбиләрчә җитезлек, кыюлык сыйфатлары ачыкланды, балаларда Ватан сакчыларына карата хөрмәт,  патриотик хисләр тәрбияләнде.

Татар теле тәрбиячесе Афзалова А.М.

18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 18нче февраль көнне, 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге һәм тел күптөрлелеге – республиканың уникаль байлыгы” темасына парламент дәресе үтте. Дәрестә Мортыштамак авыл җирлеге  башлыгы, "Бердәм Россия" фракциясе депутаты Хадиуллин Илдар Нил улы катнашты. Балалар теоретик белем генә алып калмадылар, авыл җирлегенең эшчәнлеге белән таныштылар, депутат белән авылның киләчәге, алда торган планнар турында да сөйләштеләр. Очрашу җылы атмосферада үтте һәм укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.

Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасында "Туган тел" атналыгы бара. Балалар татар язучыларының иҗаты, тормыш юлы белән танышалар, әңгәмәләрдә катнашалар, шигырьләрен яттан сөйлиләр, мультфильмнар карыйлар, әкиятләре буенча рәсемнәр ясыйлар. 

Ватанны саклаучылар көне алдыннан учреждениедә спорт ярышлары узды. Анда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
Балалар бердәм уйнадылар һәм ярыштылар, үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Барысы да эмоциональ заряд һәм яхшы кәеф алдылар.

Бүген, 18 нче февраль көнне, "Җәлил гимназиясе" базасында Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре директорларының эшлекле киңәшмәсе узды. Рәсми өлеш башланганчы кунаклар гимназия буйлап уздылар, анда тематик күргәзмәләр әзерләнгән иде, шулай ук "Гарри Поттер"спектакле сәхнәләштерелде. Беренче катта фотозона оештырылды. Моннан тыш, кунаклар гимназия музеенда да булдылар. Актлар залында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында киңәшмәдә катнашучылар өчен сыйныфтан тыш чара узды. Очрашу эшлекле, шул ук вакытта дустанә шартларда узды.

Бүген Сарман РҮХдә медицина советы узды, анда район медицина оешмаларының эшенә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.

Бүген Җәлил район хастаханәсенә РТ сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатихов И.Р., РТ Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М., ГКУ ГИСУ РТ белгечләре килеп киттеләр. Эш визиты барышында Җәлил поликлиникасын капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

   15 нче февраль көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган  иртә   узды . Бу чарада 1-9 сыйныф укучылары катнашты .Алар  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның үлемсез шигырьләрен   яттан  сөйләделәр. Бөтен  җаны-тәне белән Ватанны яраткан һәм аның хакына гомерен  дә кызганмаган   патриот  герой-шагыйрь  өчен  күңелләребез   горурлык  хисләре  белән  тулды.

17нче февраль көнне "Җәлил" кинотеатрында "Родные" дип исемләнгән фильм үтте. Премьера датасы 11нче февраль 2021. Әлеге фильм үзенен сонгы теләген тормышка ашырасы килгән үлем белән авыручы ир ат турында.

2021 нче елның 15 февралендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән Әфганстан сугышчылары истәлегенә багышлап бильярд буенча турнир үткәрелде. Бильярд уйнарга яратучылар бу уенның файдасын күреп, уеннан зур кәнагатьләнү алдылар. Бер-берсе белән танышудан тыш, алар өстәл бильярдының барлыкка килү тарихы һәм уен кагыйдәләре белән таныштылар. Турнирның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үстерү тора. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Турнир дустанә шартларда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International