2025 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры катнашында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында ата-аналарга ата-ана хокукларын кире кайтаруда яки бетерүдә, яисә индивидуаль үзенчәлекләрне һәм ихтыяҗларны исәпкә алып ата булуны билгеләүдә ярдәм күрсәтү буенча административ материаллар һәм чаралар планы («Юл картасы») каралды.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Җәлил 2 урта мәктәбенең 6а сыйныфы укучылары класс җитәкчеләре Гүзәл Фирдәвес кызы һәм педагог-оештыручы Алина Лаисовна белән хезмәт ветераны, тыл ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Рублева Клавдия Андреевна янына бардылар.
30 сентябрь-Россия Федерациясенә Россия субъектлары хокукларында тарихи регионнарны кабул итү көне буларак яңа тарихка кереп калган истәлекле дата.
Хатлар чын дуслык һәм аңлау юлламасына әверелде, эчкерсез хис-кичерешләрне һәм аралашуга омтылуны чагылдырды.
Сарман авылында Донбасс һәм Новороссиянең Россиягә кушылуы көнендә «Бердәмлектә безнең көч» – дип аталган тантаналы чара узды.
Бу көнне 2022 елда Россия Федерациясе составына Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кертү һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларын төзү турында шартнамә имзаланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чарада катнашучыларны истәлекле дата белән котлады.
4 нче "Сандугач" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр А.Алишның "Куян кызы"әкияте мотивы буенча мавыктыргыч театраль тамаша күрсәттеләр. Чара җылы дустанә атмосферада узды. Анда тамашачылар ролендә кечкенәләр төркеменә йөрүче сабыйларыбыз булды. Яшь артистлар гаҗәеп талантлылык, артистлык һәм сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.
"Беренчеләр хәрәкәтендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары" проекты кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" башлангыч бүлекчәсе әгъзалары "Кояшкай" 1 нче санлы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга программа буенча эш дәфтәрләре һәм значоклары тапшырдылар. Аларга кызыклы шөгыльләр, күп яңа белемнәр һәм ныклы дуслык теләделәр.
30 сентября — День воссоединения Донецкой и Луганской народных республик, Запорожской и Херсонской областей с Россией. Решение о введении этой памятной даты принял Президент страны Владимир Путин. Событие приурочено к подписанию 30 сентября 2022 года договоров о принятии новых регионов в состав России.
Республика Татарстан активно поддерживает соотечественников на передовой, а также наши подшефные города – Лисичанск и Рубежное.
Наш район отправил 862 тонны гуманитарного груза. ООО «Петровский завод» направило 500 тонн питьевой воды в зону специальной военной операции и в подшефные города Лисичанск, Рубежное.
Ведь сила народа – в единстве и сплочённости, а сила Донбасса в единстве с Россией!
Желаю всем мира, здоровья, сил, скорейшего победного завершения спецоперации и процветания нашей многонациональной России!