Мәктәптә бәрәңге җыю эше оештырылды.
Мәктәп укучылары, укытучылар һәм техперсонал чиләкләр, көрәкләр, перчаткалар белән коралланып бәрәңге казыдылар, участокны киләсе сезонга әзерләделәр. Берничә сәгать дәвамында бәрәңге казылды, араланды һәм капчыкларга тутырылды.
Барлык укучылар да зур тырышлык күрсәттеләр! Хәзер уңыш безне генә түгел, ел дәвамында җыелган яшелчәләрдән тәмле ашлар әзерләүче пешекчебезне дә сөендерәчәк. Ашамлыкларның файдалы гына түгел, тәмле дә булачагына ышанабыз! Барлык катнашучыларга тырышлыклары һәм хезмәтләре өчен рәхмәт! Әйдәгез, мәктәбебезне һәм табигатебезне бергәләп кайгыртыйк!
Балалар бакчасында "Профсоюз атналыгы" башланды. Профком әгъзалары һәм мәгариф оешмасы җитәкчесе катнашында түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте. #һөнәри атналык 2025
26 сентябрь көнне безнең мәктәп базасында 11 уку йортыннан вәкилләр җыелган мөһим вакыйга булды. Марафон педагогик бергәлекнең иң яхшы практикалары белән алмашу һәм мәгариф системасын үстерү өчен яңа идеяләр эзләү мәйданчыгына әверелде.
26 сентябрь көнне Җәлилнең 2 нче урта мәктәбендә чираттагы профсоюз марафоны булып узды.
Мөлкәт салымнарын һәм НДФЛны түләү срогы-1 декабрьдән дә соңга калмыйча
Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасы коллективы "Күмәк шартнамәнең көче нәрсәдә?" дип исемләнгән республика профсоюз марафонында катнашып гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Беренче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре" сафларына багышлау тантанасы узды
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле узды.
7 нче сыйныф укучылары "Үсеш ноктасы" җихазларын кулланып "Каенлыкның сазлыкка эйләнүе сәбәпләре" темасына эзләнү- тикшеренү проектын эшләделәр.