15 февраль көнне герой-шагыйрьМуса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Әлеге истәлекле көнне Җәлил балалар китапханәсенең балалар бүлеге яңадан үз ишекләрен ачты.
Җәлил поселок китапханәсенең балалар бүлеге ачылу кичәсе
Бүген Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган "Муса Җәлил - безнең бөек шагыйрь!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды.
15 нче февраль- Совет гаскәрләренең Әфганистан территориясеннән чыккан көне. Бу сугышта безнең районнан 152 яшь егет катнаша. Шуның 7 се Әфганистан җирендә үлеп кала. Бу конфликтта катнашу буенча төрле каршылыклы фикерләр яшәп килә. Ләкин, ничек кенә булмасын, сугыш- кайгы, күз яше һәм абыйларабыз, әтиләребез, улларыбыз мәңге кайтарып ала алмаслык югалту ачысы.
2021 елның 15 февралендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Аның гуманизм һәм батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер буын гына тәрбияләнми. Муса Җәлилнең югары кешелек идеаллары белән рухланган һәм кешеләргә кайнар мәхәббәт белән тулган Поэзия миллионлаган йөрәккә юл тапты.
Колмәт авылы зиратында Әфган сугышында һәлак булган Хисамов Мансур каберенә чәчәкләр салу
2021 елның 15 февралендә Әфган җиреннән соңгы гаскәр чыгарылуга 32 ел тулу уңаеннан район үзәк ял паркында интернационал-сугышчыларны искә алдылар.
Мемориаль комплекста узган митингта Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары, Сарман аграр көллияте студентлары катнаштылар. Аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов котладылар. Сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Җәлил бистәсендә яшәүче Әфган сугышы ветераннары Дамир Нурмөхәммәтовка һәм Хәлил Миргалимовка сүз бирделәр. «Без Әфганнан чыктык, Әфган бездән чыкмады. Мондый сугышларны беркемгә дә күрергә язмасын», - диде Хәлил абый.
Ахырдан мемориаль комплекска һәм әфган сугышында һәлак булганнарның исем-фамилияләре язылган стеллага канәфер чәчәкләре, веноклар салынды.
Шулай ук бүгенге митингта катнашучылар, Әфган сугышында һәлак булган һәм аннан кайткач дөнья куйган райондашларны искә алу өчен, Җәлил бистәсе һәм Зур Нөркәй, Үрнәк, Шыгай, Колмәт, Яңа Минзәләбаш авылларында үткән чараларда катнаштылар.
15нче февраль көнне, Муса Җәлил туган көнендә, иркен, якты, җылы, матур балалар китапханәсе яңадан үз ишекләрен ачты. Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да читтә калмады. 6нчы В сыйныф укучысы Гатин Илфат Муса Җәлилнең “Табут” шигырен, 8нче Б сыйныф укучысы Сергей Островскийның “Легенда”сын, 10нчы сыйныф укучысы Габидуллина Эльвира Муса Җәлилнең “Соңгы үпкә” шигырьләрен сөйләп, тамашачылар күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырдылар. Бәйрәмдә шулай ук Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, "Татнефть"нең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару җитәкчесе урынбасары Салихов Х.М, Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Рафыйк Әзһәм улы, Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайфуллина Роза Юныс кызы, ветераннар клубы җитәкчесе Әнисә апа Минһаҗова, гимназия укучылары һәм укытучылары катнашты. Бу бәйрәмнән барлык килгән кешеләр дә бик канәгать булып таралыштылар.
14 февраль көнне "Айтуган" универсаль спорт залында район мөхтәсибәте мөселман кардәшләр командалары арасында волейбол ярышлары оештырды.
Анда республиканың Аксубай, Актаныш, Яңа Чишмә, Әлмәт, Тукай, Сарман, Чирмешән, Мөслим районнарыннан барлыгы 14 команда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Актаныштан килгән кардәшләребез җиңү яуладылар. Аксубай - икенче, Чирмешән волейболчылары өченче булдылар. Аларга Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Уеннарда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков сәламләделәр. Кунаклар кайнар коймак һәм тәмле пылау белән сыйландылар.
13 февральдә Сарманда «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте призларына Татарстан Республикасы районнарының II лигасының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары узды.
Ярышларда урыннар түбәндәгечә бүленде::
Ирләр командалары
1 урын-Актаныш районы
2 урын-Сарман районы
3 урын – Карабаш (Бөгелмә районы))
Хатын-кызлар командалары
1 урын-Минзәлә районы
2 урын – Карабаш (Бөгелмә районы))
3 урын-Сарман районы
Җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары дипломнар белән бүләкләнде.