Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары үзләренең белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итте. Алар әти-әниләре алдында зур сынаулар үтеп, осталыкларын күрсәттеләр: матур итеп туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
М. Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе волонтерлары тыл ветераны Кәшиф Шәихҗадин янына бардылар.
2021нче елның 5нче февралендә Зур Нөркәй урта мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проектын тормышка ашыру максатыннан шахмат зонасы ачылды.
Кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү буенча сораштыру
Саклаубаш урта мәктәбе укучылары буш вакытларында әби - бабайларына, өлкән авылдашларына булышалар. Карлы февральдә аларның ярдәме аеруча кирәк. Хәрәкәтнең тормыш икәнен һәркем белә. Өлкәннәргә ярдәм итеп алар игелекле эш эшлиләр дә, сәламәтлекләрен ныгыталар.
3нче февраль көнне "Җәлил" кинотеатрында киноновинка "Чудо ңенәина" күрсәтелде. Әлеге киноның премьера датасы 14нче гыйнвар 2021. Фильм сюжеты буенча 1984нче ел Диана Принс җинаятьчелеккә каршы көрәшә, музейда хезмәт итә...
«Кар десанты 2021» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Сарман гимназиясенең «Форпост» отряды активистлары Сарман авылының Үзәк паркында - Десантчылар, Хәрби диңгезчеләр, Чик буе гаскәрләренең һәйкәлләрен кардан чистарттылар.
Бүген, 4 февральдә, 1 а һәм 1 б сыйныфларында чираттагы ата-аналар җыелышы булды.
Табигый һәм математик фәннәр атналыгы кысаларында 5нче А һәм 4нче Б сыйныф укучылары өчен “Исәнме, Лого Иле!” дигән чара үткәрелде. Гимназия укучылары инструментларга бай күпфункцияле “ЛогоМиры” программасында иҗади эшләү белән мавыктылар. Бу программа, үстерешле укытуның куәтле чарасы буларак, программалаудан тыш төрле темаларга рәсемнәр ясау, катлаулылыгы төрле булган күңелгә ятышлы мультимедиа проектлар эшләү кебек төрле башка мөмкинлекләр дә бирә. Төп компьютер инструментлары булган текст, графика, музыка редакторларын; микрофоннан тавыш яздыруны, программалаштырылган объектлар җыелмасын һәм, иң мөһиме, Лого югары дәрәҗәдәге программалау телен үз эченә ала. Компьютер классында үткәрелгән чарада укучылар үзләренең беренче программалы цифрлаштырылган проектларын иҗат иттеләр: рәсем ясадылар һәм аны җанландырып мультфильм эшләделәр.
Бала-төп пассажир! бүген, Сарман авылының 4 нче номерлы "Сандугач" балалар бакчасында ата-аналар белән берлектә шул исемдәге акция узды.