ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 2 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

"Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексында иртәнге вакытта пенсионерлар өчен зур бассейнга ташламалы рәвештә бару каралган. Һава шартларына карамастан, аңа яшьләр генә түгел, яшь кешеләр дә йөри.

Бүген, еллык план кысаларында, 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияче Гаделшина Резедә Роберт кызы "Клоун өчен шарлар"дигән темага танып-белү үсеше буенча икенче кечкенәләр төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде.

26 январь  конне Сарман муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының IX отчет-сайлау конференциясе булып узды . Кон кадагында

1. Сарман МР ветераннар (пенсионерлар) оешмасының 2016 елның 20 январеннән бүгенге көнгә кадәр эшләгән эшләренә отчеты.

2. Контроль ревизия комиссиясе отчеты

3. Район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисен сайлау

4. Совет составын сайлау

5. Президиумны сайлау

6. Контроль-ревизия комиссиясен сайлау.

7. ТР Региональ ветераннар (пенсионерлар) оешмасы конференциясенә делегат сайлау.

8. Район инвалидлар җәмгыяте Уставына үзгәрешләрне раслау  каралды.

Конференциядэ Район башлыгы  Хуснуллин Фарит Мунавирович , Иштирәков Хәбир Газиз улы-Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Самойлов Василий Иванович-Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш кураторлык үзәге җитәкчесе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре ветераннар советы рәисе, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Район ветераннар (пенсионерлар) жәмәгать оешмасын киләсе 5 еллыкта Миннугулов Нәҗип Мөҗип улы житәклиячәк.

22-25нче гыйнварда Казан шәһәрендә 4-8нче сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Мондый масштабтагы олимпиадада беренче тапкыр Җәлил гимназиясеннән Ганиева Элина, Сәхәбиев Камил һәм Әсләмов Илназ катнаштылар. Көрәш чын-чынлап киеренке булды, чөнки олимпиадага инглиз телен иң көчле белүчеләр җыелды. 

2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде.

24 нче гыйнвар көнне Җәлил бистәсенең боз сараенда 2009 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең чираттагы уены узды.

19-23 гыйнварда Удмуртия Республикасының Дебесы бистәсендә авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында тиз шахмат һәм блиц буенча Бөтенроссия ярышлары узды

Музейда Адлер Тимергалинның тууына 90 ел тулуга багышланган "Оялырлык хезмәтем юк"дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә язучының кызы А.Тимергалина тарафыннан  музейга бирелгән документлары, китаплары, шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Килүчеләр зур кызыксыну белән күргәзмәне карыйлар, язучының биографиясеннән бик күп яңалыклар беләләр.

2021 нче елның 22 нче гыйнварында "Солнышко" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2021" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалы узды . Безнең бакчадан физик тәрбия буенча инструктор Галеева Чачка Азатовна "тәрбия һәм укыту буенча туган телле төркем тәрбиячесе" номинациясендә призер булды. Җиңүегез белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International