ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Сарман авылында 2021-нче елның 7-нче гыйнварында туган беренче бала – Вәлиева Азалия Радик кызының тантаналы рәвештә чыгарылуы булды. Радик һәм Айсылу Вәлиевлар гаиләсен бу күркәм вакыйга белән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның баш табибы Айрат Галимов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, туганнары һәм якыннары котладылар.

7 нче гыйнвар көнне, Раштуа бәйрәме уңаеннан, Үзәк ял паркында Хайбрахмановлар, Мугиновлар, Ахмадуллинар һәм Алиуллинар гаиләләре катнашында “Раштуа уеннары” исемле спорт бәйгесе булып узды. Гаилә әгъзалары үзара җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар. Җиңүчеләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. котлады һәм бүләкләде. Бәйрәм күңелле уеннар һәм җырлар белән дәвам итте.

4 нче гыйнвар көнне Ә.Залаков исемендәге ял паркында “Күңелле каникуллар” дип исемләнгән балалар өчен уен- бәйгеләр оештырылды. Балалар әти-әниләре белән үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, уеннар уйнадылар,чыршы тирәли җырлап әйләнделәр. Соңыннан балаларга тәм-томнар таратылды

31 нче декабрь көнне Үзәк ял паркында “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Бәйрәм кызыклы уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Уеннарда актив катнашкан тамашачыларга бүләкләр бирелде. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

30 нчы декабрь көнне Ә.Залаков исемендәге ял паркында “Дөнья мөгҗизалар көткәндә” дип исемләнгән мәдәни күңел ачу чарасы булып узды. Бәйрәм кичәсе муниципаль район Башкарма комиты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. котлавы белән башланып китте. Бәйрәмдә матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә килгәннәр иде, Сарман халкын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар.

Шәрләрәмә  авылында яшәүче Хуҗина Хөмәйрә Орканетдин  кызына 90 яшь тулды. 

11 гыйнвар көнне 9 сыйныфта "татар теле-Дуслык теле" дигән темага сыйныф сәгате узды.

Сарман районында Адыгея Республикасының атказанган артисты, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, этник һәм эстрада җырлары авторы һәм башкаручысы Адам Ачмиз белән очрашу узды. 

Кышкы каникуллар вакытында «Нескучные каникулы» акциясе кысаларында ел саен музей экспозицияләре буенча экскурсияләр үткәрелә. Яңа ел уенчыклары күргәзмәсе балаларда аеруча кызыксыну уятты.

Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан Җәлил беренче мәктәбе "Күңелле кар бабай"республика акциясенә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International