ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектын (алга таба – Проект) үткәрә. Проектның максаты - яшь лидерларны сайлап алу, укыту һәм алып бару системасын формалаштыру, яшьләрнең төрле дәрәҗәдәге социаль әһәмиятле чараларда һәм программаларда катнашуын активлаштыру, яшь кадрларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын үстерү һәм аларны төрле иҗтимагый өлкәләрдә алга этәрү.

Дәүләт илебездә тормыш сыйфатын яхшырту өчен Икътисадый һәм социаль сәясәт чараларының зур җыелмасын гамәлгә ашыра. Россиялеләр арасында аларның кайсыларына ихтыяҗ аеруча зур? Моны аңлау өчен, Аналитик үзәк милли үсеш максатларына багышланган сораштыру үткәрә.


20
декабрь, 2020 ел
якшәмбе

19
декабрь, 2020 ел
шимбә

2020 елның 20 декабренә 2020 елның 19 декабрендә 18 сәгатьтән 20 декабрь 18 сәгатькә кадәр!

Мәктәптә ике көн чын бәйрәм аттмосферасы хакимлек итте.


18
декабрь, 2020 ел
җомга

17нче декабрь көнне 1нче А сыйныф укучылары китапханәгә экскурсиягә бардылар. Балалар мәктәп китапханәсе белән таныштылар, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, китап белән эш итү кагыйдәләрен белделәр. Экскурсия ахырында барлык балалар да яхшы һәм пөхтә китап укучылар булырга һәм еш кына китапханәгә китаплар артыннан йөрергә сүз бирделәр.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә намуслы хезмәте өчен «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (төзекләндерү)»ААҖ генераль директоры Баһманов Данияр Илтузар улы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

18 декабрьдә Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Хәзерге җәмгыять кешегә югары таләпләр куя. Хәзер үз хокукларын белүче һәм башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итә белүче, вазыйфаларны төгәл башкаручы актив кешеләр заманы. Хокукны белү, анда ориентлаша белү-һәркемгә кирәк. Укучыларның бу өлкәдәге белемнәрен тикшерергә  «Үз хокукларыңны беләсеңме? " дигән хокукый викторина ярдәм итте. Әлеге чара Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде. Укучылар үзләренең юридик осталыкларын һәм күнекмәләрен ныгыттылар. Викторинаның максаты- укучыларда гражданлык сыйфатларын һәм хокукый сәяси культура тәрбияләү.

 

Гүзәл Рифкать кызы Республика Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International