ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде.

Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Вячеславовна Хөсниева Вакил Фатих улы һәм Хисамиева Сәрия Гарифҗан кызын гомер бәйрәме 55 ел бергә гомер итүләре белән  котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Казанда республика муниципаль берәмлекләренең XV съезды узды.

2020 елның 17 декабрендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы " ассоциациясенең XV съезды узды», ул Казан шәһәренең «Корстон» КСККда узды. Анда Сарман муниципаль районыннан 7 делегат катнашты.


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Иске Кәшер һәм Кәүҗияк авыл җирлекләре башлыклары Раян Дәүләтҗанов белән Фиргать Хөснетдиновка Chevrolet Niva автомобиле ачкычлары тапшырды.

 

Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов туган мәктәбенә нәселле ат бүләк итте.

50 ел бергә яшәү-ул зур бәхет һәм Бөек хезмәт. Карашай -Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Вячеславовна Хөсниева Салман Вазый улы һәм Фәния Гыйниятулла кызы Шәймөхәммәтовларны 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җәлил беренче мәктәбе "Яңа ел тәрәзәләре"онлайн-флешмобына кушыла. 18 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр балалар социаль челтәрләргә фатир, йорт һәм мәктәп тәрәзәләрен бизәү белән фотолар куячак. 


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Гадел хөкем:  А-дан  алып Я-га кадәр» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Суд департаменты Идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы  гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары һәм техникумнарының 1-2 курс укучылары арасында Юрист көненә багышланган   иншалар конкурсы үткәрелде. 152 эш арасыннан жюри әгъзалары 5 иң яхшы эшне билгеләде. Алар арасында-Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хабибуллина Адилә Илфат кызының иншасы да бар, Бүген ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М. Салихов  Адиләгә призер дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, укуда уңышлар, башка чараларда да югары нәтиҗәләргә ирешүен һәм яңа җиңүләр теләде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А.Җаббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З. М. Салихов катнашында «универсаль спорт залларын төзү» программасы буенча төзелгән «Айтуган» универсаль спорт залын ачу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International