ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

20нче сентябрьдә технология укытучыларының РМО утырышы онлайн форматта узды. Җәлил гимназиясенең технология укытучысы Шәйхетдинова А.Л. ZOOM "Үсемлекләрнең текстиль җепселләре" темасына мастер-класс һәм дәрес үткәрде.

Алсу Әсәдуллина бүген район мәктәпләрендә укучыларны тукландыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Ул Зур Нөркәй, Сарман урта мәктәпләрендә һәм гимназиядә булды, укучылар, укытучылар белән аралашты. Алсу Мөниб кызы шулай ук уку кабинетларын да карады.

"ТАССРның 100 еллыгына 100 яхшы эш" акциясе кысаларында Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары "Татар халык җәүһәрләре" дип исемләнгән өстәл уены үткәрделәр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә бүләк иттеләр.



21
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Россия Федерациясе Президентының 90 яшь тулу уңаеннан котлау хаты.

Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландыру, Сарман районының тотрыклы үсеше, район яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе сезнең җаваплы хезмәтегезгә бәйле. Сез туплаган бай тәҗрибә, эшкә тугрылык киләчәктә дә сезнең алда торган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Бүгенге истәлекле көндә сезгә югары профессиональлек, зур җаваплылык, гадел һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләремне белдерәм.

Сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм хезмәтегездә уңышлар телим!


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бүген 7нче А сыйныфында химия һәм биология укытучысы Замаева Л. Н. "Чүп-чарны аерым җыю һәм көнкүреш калдыкларын икенчел эшкәртү" дигән Бөтенроссия дәресен үткәрде. Дәрес уен формасында узды, һәр төркемгә проблемалы ситуацияләр тәкъдим ителде, алар белән балалар бик яхшы эшләделәр.

Бүген, 19нче ноябрь көнне, "Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. белән очрашу онлайн форматта, Инстраграмм аккаунтта узды. Трансляция 20 минут дәвам итте. Рафыйк Әзһәм улы гимназия активистларының сорауларына җавап бирде. Модератор 11нче сыйныф укучысы Гарипова Альфира булды (җит.Граханцева Е. Р.).Очрашу бик уңайлы шартларда узды.

Бүген Яңа Минзәләбаш авылында үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыены узды.

2020 елның 19 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Күңелле стартлар» спорт-күңел ачу уены үткәрелде. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үстерү тора. Өлкән яшьтә булуга карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Ярыш - күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды, катнашучыларга елмаю, дәрт һәм позитив бүләк итте. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International