Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландыру, Сарман районының тотрыклы үсеше, район яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе сезнең җаваплы хезмәтегезгә бәйле. Сез туплаган бай тәҗрибә, эшкә тугрылык киләчәктә дә сезнең алда торган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Бүгенге истәлекле көндә сезгә югары профессиональлек, зур җаваплылык, гадел һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләремне белдерәм.
Сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм хезмәтегездә уңышлар телим!