5 ноябрь көнне Сарман үзәк китапханәсе районыбызның «Зур этнографик диктант» узган үзәк мәйданына әверелде.
“Күңелле каникуллар” акциясе кысаларында, укучыларның көзге каникуллары вакытында төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Музей хезмәткәрләре ТАССР төзелүгә 100, Бөек Җиңүнең 75, Сарман районы оешуга 90 еллыгы уңаеннан, Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр.
Бүген, 5 ноябрьдә Сарман муниципаль районы Сарман авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы булып узды, анда Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе итеп Н.И.Сахуриев билгеләнде.
Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе катнашында төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын тикшерү булды.
2020 елның 6 ноябренә
5 ноябрь 18 сәгатьтән 6 ноябрь 18 сәгатькә кадәр
Бүген, 5 ноябрьдә, Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Ф.М. Хөснуллин алып барды. ZOOM режимында узган утырышта Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе И.Ш. Галиев катнашты.
Җәлил поселок китапханәсендә “И пусть поколения знают...” проекты кысаларында “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе членнары белән очрашу узды. Очрашуда берләшмә җитәкчесе Эльвира Ихсанова, ветераннар Расиха Гыйльфанова, Гәфифә Гаффарова, Әниса Минһаҗева, Халисә Шәйдуллиналар катнашты. Кичә барышында “Татарча диктант” акциясендә катнашучыларга сертификат тапшырылды.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала — концерты узды.
4нче ноябрь көнне 7нче А сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәрендә "ВНЕПОПАРК" батут үзәгендә актив ял итеп, "Бастион"лазертагында булдылар. Балалар сәяхәттән онытылмас тәэсирләр алдылар һәм сокландылар.