ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

2 ноябрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә "Радуга"мәктәп яны лагере үз эшен башлады. Балалар вакытны күңелле үткәрәләр, плакатлар ясыйлар, иҗади конкурсларда катнашалар, иртәнге зарядка ясыйлар.

Бүген, 03.11.2020 елда, Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселок Советының чираттагы утырышы булып узды, анда Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Галләмов Илшат Фикс улы сайланды

2020 елның 19-30 октябрендә Россиядә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең II этабы узды. Әлеге акциянең максаты-наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү, шулай ук әлеге өлкәдәге тәкъдимнәрне гомумиләштерү. Акция кысаларында Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Форпост» отряды активистлары Попова Юлия һәм Сөләйманова Лиана сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.

“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен музей хезмәткәрләре, сәяси репрессия корбаннарын искә алу максатыннан, әңгәмә үткәрделәр. Үз халкына каршы сәяси репрессияләр илебез тарихына фаҗигале сәхифә булып кереп калды. Ял итүчеләр  Татарстанда һәм Сарман районында сәяси репрессияләрнең барышы, фаҗигале нәтиҗәләре белән таныштылар.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы районара инспекциясе 29.06.2012 ел, № 97-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан бердәм керемгә (ЕНВД) салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый дип хәбәр итә.

Киләсе календарь елыннан УСНГА күчәргә теләк белдергән оешмалар яки шәхси эшмәкәрләр бу хакта оешманың урнашу урыны яки шәхси эшкуарның яшәү урыны буенча салым органына календарь елыннан алдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча хәбәр итәләр (Кодексның 346.13 статьясындагы 1 пункты).

Шулай итеп, УСНГА күчәргә теләк белдергән ЕНВД салым түләүчеләр булудан туктаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр 2021 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча УСНГА күчү турында хәбәр бирә алалар.

УСНГА күчү турында белдерү Россия Федераль салым хезмәтенең 02.11.2012 ел, № ММВ-7-3/829@ боерыгы белән расланган № 26.2-1 (КНД 1150001) формасы буенча тапшырыла.

Күрсәтелгән белдерү оешманың урнашу урыны яки шәхси эшкуарның яшәү урыны буенча салым органына шәхсән яки вәкил аша тапшырылырга мөмкин, почта аша заказлы хат белән җибәрелгән яисә квалификацияле электрон имза кулланып ТКС буенча электрон формада, шул исәптән «салым салу системасы» бүлегендә «шәхси эшкуар салым түләүченең шәхси кабинеты»сервисы тапшырылырга мөмкин.

Укучыларның көзге каникуллары вакытында “Күңелле каникуллар” акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Шул уңайдан музей хезмәткәрләре, патриотик тәрбия бирү максатыннан, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чара үткәрде.

Сезнең игътибарга “Сарманым, кешеләрең – синең горурлыгың” видеотапшырулар циклыннан Иске Кәшер авылы ветераннарына багышланган видеоязмалар тәкъдим итәбез. Әлеге сылтама аша видеоларны карап була: https://vk.com/id267984985?z=video267984985_456239112%2F8efbeb0c1ff8abebe6%2Fpl_wall_267984985

30 октябрь көнне Козыревлар Владимир Иванович һәм Валентина Ивановна бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар 1955 елда танышалар, шул ук елны өйләнешәләр.

2020 нче елның 2 нче ноябрендә Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Дуслык» көзге сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Лагерьга 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 укучы йөри. Лагерьның максаты-укучыларның көзге каникул вакытында сәламәтлеген ныгыту һәм ялларын оештыру өчен уңай шартлар тудыру; иҗади активлыгын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерү. Беренче көнне мәктәп яны лагере ачылуга багышланган «Танышыгыз – ул без!"  чарасы үткәрелде. Шулай ук Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Алтын боҗра буенча» уен-сәяхәте оештырылды. Тәмле төшке аштан соң, спорт эстафетасы үткәрелд.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International