6 октябрьдә Сарман район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Хөрмәтле укытучыларыбызны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров котладылар, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Музейда Сарман гимназиясенең 4 классы укучылары өчен “Үткәннәргә сәяхәт” исемле чара узды.
Җәлил беренче мәктәбе укучылары үз педагогларын Укытучылар көне белән котладылар. Балалар видео-мөрәҗәгатьләр яздылар, концерт номерлары әзерләделәр, котлаулар белән газеталар чыгардылар.
Без волейбол буенча 1 нче мәктәп җыелма командасы нәтиҗәләре белән горурланабыз! 3 октябрь көнне балалар Яр Чаллы шәһәрендә узган "мәктәп волейбол Лигасы" турнирының зона этабында катнаштылар һәм II урынны яуладылар, бары тик Актаныш районы командасына гына калышып. Яр Чаллы, Зәй, Алабуга һ.б. шәһәрләреннән килгән көндәшләр командалары бик лаеклы уйнады, ләкин моңа карамастан, Нәбиуллин Рөстәм Рафаэл улы җитәкчелегендә безнең команда класс күрсәтте һәм лаеклы урын яулады. Балаларны һәм остазларны котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, алга таба яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез!!
Ел саен октябрь аенда илебез матур бәйрәм – Россия укытучылары көнен билгеләп үтә. Кадерле укытучылар! Сезгә бәхет,нык сәламәтлек һәм рәхмәтле укучыларны телибез! Бәйрәм белән!
Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Халыкның күбесе зиратка мәрхүм туганнары һәм якыннарының каберләрен төзекләндерергә килә. Өмә үткәрү бурычы-зират территориясен һәм аның тирәсен җыештыру. Зиратларны чисталыкта тоту – ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зиратта тәртип үсеп килүче буынны тәрбияләү ягыннан да мөһим. Хакыйкать юкка гына үткәннәрдән башка киләчәк юк, дигән сүз түгел бит.
Илебез буенча 5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.
Аларны котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да шушы мәктәптә хезмәт куючы һәм ветеран укытучыларны хөрмәтләп искә алдылар.
Татарстан Республикасында сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүмат бирде.
Иртән үк бүген Ләшәү-Тамак мәктәбендә бәйрәм рухы сизелде. Балалар укытучыларны ишек төбеннән үк баллы күчтәнәч белән каршы алдылар, тәбрикләү сүзләрен әйттеләр
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, кадерле ветеран укытучыларыбыз!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була – ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Укытучы һөнәре – иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Бәлки шуңадыр да берәү дә үзенең укытучысын онытмый, әхлаклылык, әдәплелек, зыялылык үрнәге, остазы буларак аның образын күңелендә йөртә.
Район белем бирү оешмалары хезмәткәрләре арасында максатчан, инициативалы һәм иҗади, үз һөнәрләрен чын күңелдән яратучылар эшли. Педагогларыбызның үз бурычларын уңышлы үтәүләре куандыра. Сезнең игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз балаларга сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. Йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен. Әлеге бәйрәм сезгә бары тик шатлык хисе китерсен. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим!
Хөрмәт белән, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә. З. Сабиров