ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм педагоглары «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. 

9нче сентябрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә менеджмент һәм бизнес инновацияләре көллияте вәкиле белән очрашу булды. 8-11нче сыйныф укучылары белән профориентацион тест үткәрелде.

"Игелекле эшләр атнасы" кысаларында Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 5б сыйныф укучылары тыл ветераннары янына бардылар һәм аларга хуҗалык эшләрендә булыштылар.

"Игелекле эшләр атнасы" кысаларында Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 8 а сыйныф укучылары "Яхшылык нәрсә ул" дигән викторина үткәрделәр

Музей хезмәткәрләре «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#MӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясендә актив катнаштылар. Чүп үләннәреннән музейның чәчәк түтәлләрен чистарттылар, зиратны җыештыруда һәм авыл җирлеге территориясен төзекләндерүдә катнаштылар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 2020 елның 10 сентябреннән бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглау буенча «кайнар линия» эшли башлый.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Сарман муниципаль  районындагы  “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә   эшнең сыйфатын тикшерүләр план нигезендә алып барыла. Социаль хезмәт җыелмаларыннан  файдаланучылар районның төрле авылларында һәм шәһәр тибындагы посёлокта яшиләр. Тикшерүләр график нигезендә үтә.

Үзәк белгечләре  социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучыларда булдылар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында анкеталар тутырдылар. Тулаем алганда,  социаль хезмәткәрләр адресына уңай фикерләр генә ишеттеләр. Социаль хезмәткәләрнең төрле темага инструктажлар уздыруы, бигрәк тә янгынга каршы чараларга басым ясалуы, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән һәм өстәмә хезмәтләрнең  тулаем һәм вакытында үтәлүе  ачыкланды.

 

                                                                                             

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Сарман районында эш визиты белән булды.

Марат Готыф улы район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатуында Янурыс авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында булды. Җитәкчеләр авыл халкын сәламләделәр һәм аларны ФАП барлыкка килү белән котладылар, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Визит программасына сарыкчылык белән шөгыльләнүче Җәүдәт Нуртдин улы Фәттахов КФХсына бару кертелгән иде.

Аннары Марат Әхмәтов чөгендер алуның барышы белән танышты һәм район башлыгы белән бергә чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләде.

Алга таба якташларыбыз-Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары хөрмәтенә куелган истәлек мемориалы ачылу тантанасында катнаштылар.

Марат Готыф улы һәм Фәрит Мөнәвирович 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында ел саен үткәрелә торган конкурска йомгак ясадылар. 15 шәхси ярдәмче хуҗалык саву аппаратлары алды.

Сарманда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары – якташларыбызга багышланган стела ачу тантанасы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, районның газ оешмасы, «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашында  70  һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең социаль хезмәткә мохтаҗлыгын барлау  максатыннан рейдлар 31 августтан янадан йорелэ башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International