ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Сарман муниципаль районында «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында "минем Татарстан" темасына рәсем конкурсы үткәрелде.

Яңа уку елы җиңү белән башланып китте. Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 11б сыйныф укучысы Нигматуллина Аделина "сайлау хокукы һәм процессы тарихы"Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүче булды.

ТАССР га 100 ел


30
август, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.

Бу бәйрәмнәр безнең өчен азатлык, тынычлык, Татарстан җирендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту символы булып тора.

Бүгенге Татарстан Республикасы – 100 еллык тарихы булган ТАССРның законлы дәвамчысы. 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Шул еллар эчендә республикабыз Россиянең һәр өлкәдә динамик үсештәге төбәкләренең берсенә әверелде. Татарстанлылар икътисадтагы бүгенге казанышлар, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәнияттәге уңышлар, спорттагы җиңүләр белән хаклы рәвештә горурлана. Нефть чыгару-эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзү тармакларында һәм IТ–өлкәдә яңа эш алымнарын һәм заманча технологияләрне кулланышка кертү буенча республикабыз алдынгы урыннарны били. Гаять куәтле производстволар эшләп килә. Милли проектлар һәм программалар уңышлы рәвештә тормышка ашырыла.

Республикабызның юбилее елында безнең Сарман районы оешуга да 90 ел. Районыбыз Татарстан белән бертигез ритмда яши. Республика җитәкчелеге ярдәме белән торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар һәм тротуарлар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.

Быел Республика көнен бәйрәм итү 13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле депутатларны сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Бу барыбыз өчен дә бик мөһим сәяси вакыйга. Район халкы, һәрвакыттагыча, сайлауларда актив катнашып, республикабызның үсеш курсын куәтләп тавыш бирер дип ышанып калам.

Без республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына дөньякүләм катлаулы вәзгыяттә, зирәк һәм һәрьяклап үлчәнгән сәясәт алып барып, безнең Сарманга аерым игътибар һәм ярдәмнәре, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеге өчен зур рәхмәтлебез.  

Киләчәктә дә һәр өлкәдә уңышларыбыз мулдан булыр, районыбызның, республикабызның үсешенә район хезмәтчәннәре лаеклы өлеш кертер.  

Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Республика көне белән котлап, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин


29
август, 2020 ел
шимбә

2019-2020 ел нәтиҗәләре буенча Җәлил беренче урта мәктәбе беренче урынны алды. Лаеклы җиңү!!!

2020 елның 30 августына кадәр

29 август 18 сәгатьтән 30 август 18 сәгатькә кадәр


28
август, 2020 ел
җомга
Бүген Сарманның үзәк ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар “Татарстанның күеренекле шәхесләре” дип аталган акция оештырдылар. Ул ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды. Акциядә сарманлылар фикере буенча Татарстанның иң күренекле шәхесе ачыкланды.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә актив атмосфера фронтлары үткәндә урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгырлар, локаль боз яварга мөмкин.

2020 елның 30 августында Россиядә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казан, Түбән Кама телебашнялары, шулай ук Мәскәү шәһәрендәге Останкино иленең төп телебашнясы Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләренә буялачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International