Безнең балалар бакчасы мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына иң яхшы әзерләү буенча муниципаль конкурста 3 нче урынны алды.
Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булып узды.
Конференция эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина катнашты.
Конференцияне сәламләү сүзе белән Фәрит Хөснуллин ачты. 2019-2020 нче уку елы йомгаклары һәм киләсе уку елына бурычлар турында төп доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Әлфат Сабиров чыгыш ясады. Аннары Энҗе Гыйзәтуллина август конференциясенең пленар утырышына нәтиҗә ясады. Шулай ук педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре дә чыгыш ясадылар.
Барлык чыгышлардан соң педагогик хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бүген «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Н.У. Маганов, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының нефть һәм газ эзләү һәм чыгару буенча беренче урынбасары Р.Х. Хәлимов, Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллин Җәлил шәһәр тибындагы поселогы активы һәм ветераннары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминләшгтерү механизмын алга таба үстерү максатларында «Авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында проект эшләгән.
Мортыш Баш авылында гомер итүче Таҗетдинова Мөбәширә Таҗетдин кызының 90 яшьлек юбилее.
2020 нче елның 24 нче августында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия флагы көненә багышланган чара үткәрелде. Катнашучылар флагның килеп чыгу тарихын кызыксынып тыңладылар, фильм карадылар. Россия флагы көне – илебезнең барлык патриотлары һәм гражданнарының бәйрәменә әверелде. Әлеге тантаналы көнне билгеләп үткәндә, һәр россиияле үзен бөек державаның бер кисәге итеп тоя. Бәйрәм халыкны ватанпәрвәрлек һәм дәүләтчелек эгидасы астында берләштерергә ярдәм итә. Шундый зур һәм көчле илдә яшәвебез белән әйтеп бетергесез горурлык хисе тудыра.
Ветеран Саклаубаш авылында улы һәм килене тәрбиясендә яши. Олуг юбилее белән Мизхәт Хәкимулла улын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, истәлек бүләкләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина да ветеранны котлап, сихәт гомер, куанычлы еллар теләделәр. Балалары, тугапнары да матур теләкләрен җиткерделәр. Оныклары телефоннан котладылар. “Озак яшәүнең серен нәрсәдә күрәсез?” дигән сорауга: - Тәмәке тартмадым, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмадым, гомерем хезмәттә үтте, - дип җавап бирде Мизхәт абый. Алдагы көннәре дә саулыкта, хәрәкәттә-бәрәкәттә үтсен.
Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.
Акцияне оештыручылар - республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре. - Быелгы тур - узган елгы “14..30” акциясенең дәвамы. Анда катнашучылар республиканың барлык районнарында булып, җирле яшьләр, җитәкчеләр белән очрашулар уздырганнар иде. Быел бераз башка формат тәкъдим итәбез: монда яшьләр сораулар бирми, ә үз тәкъдимнәрен җиткерәләр – проектлар тыңланачак, - диде ТР Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү бүлеге начальнигы Илнур Сәгыйтов. Иң элек яшьләрне, районыбыз кунакларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Ул район яшьләрен активрак булырга чакырды. Аннан “Безнең район – киләчәк чагылышы” проект сессиясе программасына район яшьләренең 12 проектын презентацияләү булды. Алар яшьләрнең ялы, спорт, сәнгать, мәдәният кебек темаларны яклап чыктылар. Нәтиҗәдә Диана Җаббарова тәкъдим иткән “ДеTVора” мәктәп телевидениесе” проекты экспертлар тарафыннан сайлап алынды. Әлеге проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан тормышка ашыру өчен ярдәм алачак. Иң актив катнашучылар, оештыручылар Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Автобус туры районның барлык 45 муниципаль берәмлеген дә йөреп чыгачак. Акцияне оештыручылар яшьләр өчен төрле квест-уеннар, Татарстанда яшьләргә ярдәм итүгә кагылышлы күп кенә мәгълүмати чыгышлар әзерләгәннәр иде. Чара Җәлил поселогының Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта узды. Соңыннан Җәлил бистәсе башлыгы Рафыйк Кәримов “Яшьләр вакыты” автобусына ясалган Татарстан картасына “Сарман һәм Җәлил яшьләре бергә көчле” дигән тамга куйды.
Карашай-Саклау мәктәбендә төзекләндерү эшләре бара