ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!

          Сезне Белем бәйрәме 1 сентябрь уңаеннан котлыйм! Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң кадерле чагы. Кеше үз гомерендә нинди уңышларга ирешсә дә, аларның нигезе мәктәптә салына.

         Республикада һәм районда мәгариф – приоритетлы өлкәләрнең берсе. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Минниханов һәм хөкүмәтебез тарафыннан укыту–тәрбия тиешле дәрәҗәдә булсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.

Быел мәктәп бусагасын 3813 укучы атлап керә, беренче класска 390 бала бара.

        Кадерле балалар, мәктәп елларының кадерен белегез. Яхшы итеп тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, сәләтләрегезне үстерегез.

Хөрмәтле укытучылар, сезгә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм мәгариф ветераннары.

        Хөрмәтле әти-әниләр, Балалар сезне куандырып кына торсыннар, илебезнең лаеклы гражданнары булсыннар.

        Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа уку елы һәркемгә яхшы якка үзгәрешләр һәм сөенечләр генә алып килсен! Сәламәтлек, имин тормыш телим.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин

2020 елның 2 сентябренә 1 сентябрь 18 сәгатьтән 2 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

Бүген Ләшәү Тамак авылы мәктәбенә 10 бала беренче класска укырга керде.Тугызынчы һәм беренче класс укучылары бик матур концерт күрсәттеләр.Укытучыларга, әти-әниләргә чәчәк букетлары бүләк иттеләр.

Мәктәп директоры Давлетов Р.С. , авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин И.З., район мәгариф бүлегеннән Гарипова З.Ш., “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Рахимова Ф.Г. укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котладылар, беренче класс укучыларына бүләкләр тапшырдылар.

2020 нче елның  28 августында Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен  Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт үткәрелде. Бу көнне республика үз дәүләтчелегенең тууын – республиканың оешу көнен бәйрәм итә. Бәйрәм күпмилләтле Россия һәм туган Татарстан традицияләренә хөрмәт һәм хезмәт сөючәнлек кыйммәтләре белән кадерле булган кешеләрне берләштерә.

28 август – Республика көне районыбызда «Мин яратам сине, Татарстан!» исеме астында билгеләп үтелде. Бу көнне Үзәк ял паркы җыр-музыка, шат авазлар белән гөр килеп торды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы урынбасары Г.Р.Гараева котлавы һәм юбилярларга, төрле өлкәдә хезмәт куючы алдынгыларга бүләкләр тапшыруы белән башланып китте.Паркның үзәгендә районыбызның сәнгать осталары бәйрәмгә килүчеләргә зур концерт күрсәтте.Җырлар, биюләр бер кешене дә битараф калдырмады.

Бүген районның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте

Сарман гимназиясенә  республика Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов  һәм район Башлыгы Фәрит Хөснуллин да килде.

Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Укучыларны шулай ук мәктәп директоры Ленар Сафиуллин котлады. Бәйрәмгә килгән кунаклар игътибарына мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, шулай ук беренче сыйныфка баручы балалар бик матур һәм эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

 

Ләке гомуми белем бирү мәктәбенә яна уку елына беренче класска бер укучы кабул ителде. 

ТР суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов эш визиты белән Сарманга килде. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.

Районга визиты кысаларында Җәүдәт Салихов Сарман гимназиясендә 1 сентябрь бәйрәмендә катнашты һәм урып-җыю кампаниясе алтынчы бишкөнлеге алдынгыларын котлап узды.

Көзнең беренче көне  гладиолус һәм георгинның нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре, йөзләрдәге елмаюлар һәм күзләрендәге дулкынлану күрерсең. Чөнки бүген чын бәйрәм – Белем көне. Шуңа күрә 1 сентябрь уку елы башлану гына түгел, ә һәр укучы, студент, укытучы тормышында мөһим көн буларак билгеләп үтелә.

Көзнең беренче көне гладиолус һәм георгинның нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре, йөзләрдәге елмаюлар һәм күзләрендәге дулкынлану күрерсең. Чөнки бүген чын бәйрәм – Белем көне. Шуңа күрә 1 сентябрь уку елы башлану гына түгел, ә һәр укучы, студент, укытучы тормышында мөһим көн буларак билгеләп үтелә. Карашай-Саклау мәктәбендә Белем көне .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International