ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 26 августына

25 август 18 сәгатьтән 26 август 18 сәгатькә кадәр

Музей хезмәткәрләре Россия Дәүләте флагы көне уңаеннан, Шәфкать үзәгендә ял итүчеләр өчен әңгәмә уздырдылар.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

24нче август көнне Сарман авылында яшь хәрәкәт инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» район конкурс-фестивале булып узды. Җәлил гимназиясе данын "Светофор" 5нчеБ сыйныфы командасы яклады; җитәкчеләре: Граханцева Е. Р., Ахмедов Р. Р. конкурс программасына 3 этап кертелгән иде:

1."Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр».

2."Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү»

3.Шәхси фигуралы велосипед йөртү.

Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча конкурста 1нче урын алган Дарина Вәлиеваны,шулай ук конкурста актив катнашкан бөтен команданы котлыйбыз!

Россиянең мәдәни һәм тарихи мирасын саклауда, популярлаштыруда һәм тагын да арттыруда актив эшчәнлеге өчен, Рәсәй Президенты Владимир Путин Указы белән, райондашыбыз – Татарстан Республикасында РФ Югары суды каршындагы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов Дуслык Ордены белән бүләкләнде. Районыбыз тарихына якты эз салган якташларыбыз белән без урынлы горурланабыз һәм, мәртәбәле бүләге белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар телибез.
 

2020 елның 25 августына

2020 елның 24 август 18 сәгатьтән 25 август 18 сәгатькә кадәр

Беренче көн тәртибе буенча статистика бүлеге начальнигы Сирина Чуркина чыгыш ясады. Ул Сарман муниципаль районы территориясендә Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек чаралары турында сөйләде.

Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетына 2020 елның I яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында район Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Марат Алиуллин чыгыш ясады.

Авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районы Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов таныштырды.

«Демография»  илкүләм проектын тормышка ашыру максатларында  Сарман «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү   үзәге базасында  оешкан «Тернәкләндереү һәм карау» мәктәбенең  20 нче августа   чираттагы шөгыле булып узды. Анда авыру кешене караучының туганнары,  яңа эшкә алынган сиделкалар  һәм социаль  хезмәткәрләр катнашты.

Шөгыль авыру өлкән кешене һәм инвалидларны  карау өчен уңайлы  шартлар тудыру, һәм карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.



22
август, 2020 ел
шимбә

21
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы җитәкчесе Владимир Чагин Сарман муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.

Аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.

Владимир Геннадьевич үзенең визиты кысаларында “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” флагы эстафетасында һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты.

Сарман аграр көллиятенең студентлары һәм коллективы, «Яшь техниклар станциясе» (картинг-клуб) коллективы һәм балалар белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International