Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев ТР муниципаль районнары буенча эш сәфәрләрен дәвам итә. Бүген Васил Шәйхразиев Сарман муниципаль районында булды.
Сарман районына эш сәфәре программасы Зур Нөркәй авыл мәдәният йортын капиталь ремонттан соң карап чыгудан, шулай ук “Нөркәй” агрофирмасы ҖЧҖдә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу, анда механизаторлар һәм комбайнчылар белән очрашудан торды.
Исегезгә төшерәбез, Сарман авылы - РСФСР һәм ТАССР халык артисты Илһам Шакировның ватаны. Васил Шәйхразиев шулай ук, Сарман сәнгать мәктәбе янында урнашкан артист истәлегенә куелган һәйкәлне карады.
Сәфәр азагында Милли совет рәисе «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесеннән файдаланган өчен сертификатлар тапшырды. Ә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар бүләк ителде.
2020 елның 20 август 18 сәгатьтән 21 август 18 сәгатькә кадәр
2020 елның 18 августында Җәлил бистәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган скверны төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышуның икенче этабы узды.
18 нче август-географлар көне. Россиядә географлар һөнәри бәйрәмнәрен әле бер ел элек кенә билгеләп үтә башладылар.Бу көнне Сарман районы география ,биология һәм химия укытучылары, Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең география һәм биология укытучысы Галиев Ф.Ф. инициативасы белән Сарман районы буенча экскурсиягә чыктылар.
Янурыс авылы яр буе урамында асфальт җәю эшләре башланды
19 август 2020 ел.
2020 елның 18 августына
2020 елның 17 август 18 сәгатьтән 18 август 18 сәгатькә кадәр
Бүген Сарман муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова булды. Аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Ирада Хафизҗан кызының визиты Сарманнан ВКС форматында республика мәдәният бүлекләре җитәкчеләре белән киңәшмәдән башланды.
Мәдәният министры капиталь ремонт ясалган Азалак мәдәният йортында һәм "Җәлил балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт барышы белән танышты.
Карашай-Саклау авылының ак әбисе, абыстае Саҗидә апа Вагыйзовага 85 яшь тулды. Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева аны июбилее белән ихлас котлады.