Сезне Россия эшкуарлыгы көне - энергияле һәм инициативалы кешеләр, районда икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертүче эшлекле берләшмә вәкилләре бәйрәме белән котлыйм.
Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.
«Без бергә» номинациясендә 1нче урын алган Җәлил гимназиясе укучыларын, шулай ук «Балалар күзлегеннән социаль реклама» зона конкурсында «Социаль постер» номинациясендә 3нче урын алган Аманов Абдулализбекны котлыйбыз. Җитәкчесе: Граханцева Е.Р. Афәрин! Уңышлар телибез!
Гаҗәп тә түгел, тик факт: укучылар үз-үзләрен изоляцияләү өчен мәктәп буйлап йөгереп чыктылар! "Җәлил гимназиясе" укучылары Россия мәктәп укучылары хәрәкәте #Хочувшколу флешмобында катнашалар.
Җәлилдә, Азнакай районы ягыннан поселокка керү юлында, аншлагны төзекләндерү эшләре бара.
19 май көнне Төркиядә халыкара яшьләр һәм спорт көненә багышланган, төрле илләр яшьләренең иҗади бердәмлеге, теләктәшлеге, ярдәм итү, дуслык һәм аралашу максаты белән онлайн-конкурс уздырылды.
Конкурста И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы -Рания Зарипова катнашты. Ул үзенең җыр һәм музыка укытучысы Хазиева Резеда Рафисовна җитәкчелегендә, дистанцион рәвештә әзерләнеп, видеоролик төшерде.
Нәтиҗәләр буенча Рания Зарипова халыкара конкурсның Гран-при иясе булды.
Видеороликны https://youtu.be/uVIvG35iDcM ссылкасы аша карага мөмкин.
Барыгызны да уку елы тәмамлану белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, райондашлар!
Сезне чын йөрәктән изге Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Февраль аеннан «Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны»/ «Марафон добра для сельских библиотек» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акциянең партнерлары «Молодежка ОНФ», Стратегик ресурсларны саклауга ярдәм итү Милли фонды (Национальный фонд содействия защите стратегических ресурсов), Дәүләт һәм туган тел укытучылары ассоциациясе, «Эксмо-АСТ» нәшрияты булдылар. Акциянең максаты – авыл китапханәләре фондын тулыландыру һәм регионнарда китап укуны пропагандалау. Быелгы марафон Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.