Озак еллар районыбыз өчен хезмәт куйган ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, лаеклы кешеләрне юбилей белән котлау күркәм традициягә әверелде.
15нче мартка метеорологик фараз
13 мартта Күтәмәле мәктәбендә физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы үтте. Физика укытучысы Хөсәенов И.Р. 7 сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, мастер-класс оештырды. Шулай ук Сарман урта мәктәбенең физика укытучысы Валитова Л.И. да мастер-класс белән чыгыш ясады. Утырыштан барысы да уңай тәэсир алдылар.
"Юнармия" хәрби - патриотик хәрәкәте әгъзалары "Хатын-кызларның сугышта роле"дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр. Хәйрия акциясе "ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш" девизы астында узды. Юнармеецлар укучыларга сугыштагы хатын-кызлар, авылыбызның тыл ветераннары, аларның хезмәт батырлыклары турында сөйләделәр. Соңыннан тыл ветераннарына өйләренә барып, хуҗалыкта ярдәм иттеләр .
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы һәм архивларның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Җәлил» кинотеатрында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Г.Р. Солтангалиева катнашында Җәлил бистәсенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең торышы һәм сәяси үсеше» дигән лекция оештырылды. Архив материаллары нигезендә Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укытучысы З.Ф. Яһудина безнең республикабызның үсеш этаплары турында сөйләде. Лекция укучылар өчен файдалы үтте.
2020 елның 13 мартында Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» хезмәткәрләре белән эш урыннарында гриппны, ОРВИны , шул исәптән коронавирус авыруы таралу куркынычын киметү буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде.
Күптән түгел Сарман авылында яшәүче Раян Илһаметдин улы һәм Мөзәянә Бари кызы Илһаметдиновлар тимер туйларын – гаилә коруларының 65 еллыкларын билгеләп үттеләр.
13 март көнне МБББУ "Сарман гимназиясенең" 7а сыйныфы укучылары катнашында"Стань заметней" акциясе үтте.
Бүген МБББУ "Сарман гимназиясе" укучылары «Солдатка хат яз!" акциясенә кушылдылар.
13 март көнне Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбе базасында" йөрәк белән батырлыкка кагыл" дигән зона фәнни-гамәли конференциясе узды.