13 нче март көнне Сарман үзәк балалар китапханәсенә Сарман гимназиясенең Гильфанова И. Р. җитәкчелегендәге 1 «Б» сыйныфы укучылары “Незнайка белән космоска” дип исемләнгән балалар иртәсенә килделәр.
ТР Сарман районы Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең яшь армиячеләре «Солдатка хат яз» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
«Солдатка хат " Бөтенроссия акциясе Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан «Юнармия»Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылды.
12 март көнне 6 нчы номерлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Балалар бакчасында социаль - коммуникатив үсеш буенча эшне оештыру үзенчәлекләре"дигән темага семинар - практикум узды. Тәрбиячеләр Хәлиуллина Р.Р., Хабилова Р. А., Шәйдуллина л. Л., Акимова С. А, заманча технологияләрне гамәлгә ашыру юлы белән социаль-коммуникатив үсеш буенча белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр., Гәрәева М.Р. «Күңелле бармаклар» түгәрәк өстәле, педагог-психолог Хәсәнова Ф. Г. «Кечкенә бал кортларының бөек эшләре» дигән мастер-классы да катнашучыларга мавыктыргыч һәм файдалы булды. Семинар-практикумдагы чаралар, балалар белән социаль - коммуникатив үсеш буенча эшне оештыру үзенчәлекләре темасын тирәнтен ачып, алга таба бу юнәлештә эш планлаштырырга булыштылар.
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Татарстан киңлекләре буйлап" дигән викторина үтте.
Сарман гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап, “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән эчтәлекле, тәрбияви сыйныф сәгате уздырылды. Чарада укытучылар Миңнуллина Н.И., Мөхәммәтдинова Г.Р., Салихова А.Н., Ганиуллина Р.Я., Хайруллина Э.И. татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштырдылар. 8 сыйныф укучы кызлары, технология укытучысы Миңнуллина Н.И. җитәкчелегендә, кулдан эшләп бизәлгән милли курчаклар күргәзмәсе оештырганнар. Чара балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләүдә зур роль уйнады.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы әхлак дәресе үтте. Аны Илексаз авылы хәзрәте Хуҗин Инсаф үткәрде.
12 март көнне Мортыш-Тамак авылы мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды.
Җәлил беренче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вәлиәхмәтова Карина "Тере классика" конкурсында икенче урынны яулады һәм республикага район данын якларга бара.
2020 елның 12 мартында Яр Чаллы шәһәрендә «Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр» Бөтенроссия форумының төбәк этабы узды.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы һәм архивларның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Җәлил» кинотеатрында (Җәлил бистәсе) Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Г.Р. Солтангалиева катнашында Җәлил бистәсенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең торышы һәм сәяси үсеше» дип аталган лекция оештырылды.