ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче март бәйрәме уңаеннан  "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе үткәрелде. Ике командага бүленеп, кызлар өлгерлектә, җитезлектә, уңганлыкта, булганлыкта, тапкырлыкта көчләрен сынадылар. 

2020 елның март-апрель айларында Җәлил гимназиясендә 4-11 сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре бара. ВПР үткәрү графигы белән ВПР 2020 - ФИОКО, ФИПИ рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Бүген, 10нче март көнне, Сарман аграр көллияте базасында "Фәнгә кереш" муниципаль конференциясе узды. Безнең барлык укучылар да призлы урыннар алдылар! Җиңүегез белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.

     Сарман кинотеатры 11 февраль коненнән башлап маршрут нигезендә барлык авыл хәм район гомум белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен башкорт язучысы Мустай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәренә нигезләнеп 2019 елда тошерелгән «Сестрёнка» исемле фильмын курсәтүне төгәлләде.

 

Язгы бәйрәм алдыннан, Салих Сәйдәшев исемендәге  Зур концертлар залында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.

2020 елның 11 мартына 

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

10нчы март көнне «Җәлил гимназиясе» базасында 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары Казан кооператив институты вәкилләре белән очраштылар. Балалар институтта алырга мөмкин булган белгечлекләр турында тулы мәгълүмат алдылар. Анкеталар тутырганнан соң, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИДЛАР агитбригадасы чыгышы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International