ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2020 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга 90 ел уңаеннан, Зур Нөркәй урта мәктәбендә Чу­раш авы­лын­да яшәп иҗат итү­че ша­гый­рә Вә­си­мә апа Хәй­рул­ли­на бе­лән оч­ра­шу һәм аның 17 нче китабы булып басылып чыккан “Шәп бабай, тәти әби” китабын тәкъдир итү кичәсе үт­те.

5 нче март көнне 1 нче санлы “Дулкын”  спорт мәктәбе базасында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пауэрлифтинг буенча район ярышлары узды. 3 кешедән торган мәгариф бүлеге командасы: Сарман гимназиясенең физик культура укытучысы Юнысов Салават, Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы - Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы, Мөхәммәтов Нәргиз һәм Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы - Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Рузилэ  2 урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

3 март көнне 1 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында өлкәннәр төркемендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 5 мартында «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Мортыштамак музеенда тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантасында катнашты.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Сарман муниципаль районының эпидемиягә каршы комиссиясе утырышында катнашты һәм яңа коронавирус авыруы таралу куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турындагы темага чыгыш ясады.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәлиуллина Р.Х.Халиков "Геройлар хәтере" проекты кысаларында Советлар Союзы Герое А.А.Казаков турында стенд урнаштырды.

3-4 март көннәрендә Түбән Кама  шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык"нын 20-нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтте.

          Бүген Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы директорлар киңәшмәсе узды. Капиталь ремонттан соң мәктәп директоры Гайнетдинов Фирдәвис Мәгъдәнур улы мәктәп белән таныштырды, эшләнгән эшләргә зур бәя бирелде.

 Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зиятдин улы  Фирдәвис Мәгъдәнур улына район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

           Мәктәп укучылары тирән эчтәлекле ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара күрсәттеләр. Дәртле биюләре, моңлы җырлары белән күңелләргә үтеп керделәр.

  Пленар утырышта, агымдагы төп мәсьәләләр каралды. Алга таба яңа максатлар куелды.

- көннең икенче яртысында һәм 5 март кичендә, төнлә 6 мартта томан; 
 6 нчы мартта иртән һәм көндез секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил( Казанда 15-18 метр).

Шәрләрәмә авыл җирлегендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International