2020 елның 2 нче мартында Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә тыл ветераннары белән очрашу кичәсе үткәрелде.Кичәдә бик күп хөрмәтле кешеләр катнашты: Илексаз авылы җирлеге башлыгы Гильфанов Ф.М., Илексаз авылы җирлеге башлыгы урынбасары Әһелтдинова Ә.Р., ТР Ак Барс банкының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Ризатдинов Г.Г., Илексаз авылы клубы директоры Биктимерова З. . Кичәгә район башкарма комитетыннан Галимова Гөлнара Әсгать кызы да килгән иде. Ул тыл ветераннары Нәбиуллина Әскыя апа, Гыймазетдинов Хаҗиәхмәт һәм Гыйльметдинов Кыяметдин абыйларга Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан медаль тапшыру тантанасында катнашты. Тыл ветераннары Бөек Ватан сугышы чорында колхозда эшләүләре, күргән авырлыклары турында сөйләделәр, башка сугышларның булмавын теләделәр. Кичә барышында мәктәп укучылар аларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр. Соңыннан сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Чара бик истәлекле булды.
2020 елның 28 февралендә Җәлил икенче санлы урта мәктәбе базасында район язучысы Мәдинә Маликовага 85 яшь тулу уңаеннан «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән III Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Безнең Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Нәбиуллина Гүзәл хәйриячелек белән шөгыльләнүче кешеләр турында иҗат эшләре конкурсында катнашты. Аның иншасы авылдашы Фәрхетдинов Илсур Максут улының хәйриячелек рәвешендәге ярдәме турында сөйли. Гүзәл 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ә 9 сыйныф укучысы Салихова Гөлшат М.Маликова иҗатына багышланган фәнни-эзләнү конкурсында катнашты. Ул сертификат белән бүләкләнде. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
Петровка Завод авыл җирлегендә «Демография» милли проектының «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту» федераль проектына нигезләнеп, «Сәламәтлек эстафетасы» акциясе үткәрелде. Әлеге акцияда Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Рәсәйнең атказанган спорт остасы Гөлнара Сәмитова-Галкина да катнашты. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче социаль хезмәт алучылар, «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары скандинавия йөреше буенча узышта көч сынаштылар. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Харисова Кәмәрия «Ярдәм итүче һөнәр белгечләренең һөнәри януын кисәтү» программасы буенча уен формасында тренинг үткәрде. Күп функцияле уен тупланган киеренкелекне, агрессияне бетерергә, тискәре эмоцияләрне җиңәргә өйрәтә, катнашучыларның коллектив кәефен үзгәртергә, эмоциональ талчыгуны бетерергә ярдәм итә.
85 яшьлек юбилейны билгеләп үтә алуы белән һәркем дә мактана алмый. Мондый яшькә җитү үзе бер батырлык. Бигрәк тә сәламәт булып үз аякларыңда йөреп торсаң.
27 февраль көнне Сарман районының Чукмарлы авыл җирлегендә яшәүче социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучы Мәрьям апа Исмагилова нәкъ менә шундый юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга туганнары, якыннары килгән иде. Үзенең бай тормыш тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булуы һәм аны яшьләр белән һәрвакыт уртаклашырга әзер булуы өчен эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр. Исәнлектә тагын матур юбилейларын каршы алуын теләделәр.
2020 нче елның 25 февралендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре « Балигъ булмаган балалар һәм гаиләдәге конфликтларны хәл итү чарасы буларак медиация нигезендә килешү хезмәте»дигән республика семинар – практикумы нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрделәр. Әлеге киңәшмәдә белгечләр «Гаилә советы» технологиясен өйрәнделәр, аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Технологияне социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаилә үрнәгендә тикшерделәр. Алып баручы, мөмкин булган катнашучыларны билгеләделәр, хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне ачыкладылар һәм башлангыч очрашу планын эшләделәр.
Бүген утырышлар залында иминләштерүчеләрнең кисәтү чараларын финанслау һәм икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау буенча киңәшмә-укуы булды.
2020 елның 3 мартына
2020 елның 2 март 18 сәгатьтән 3 март 18 сәгатькә кадәр
1 мартта Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көне бигеләп үтелә. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә төрле чаралар үтте. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Хөсәенов И.Р. укучыларга әлеге дата турында сөйләде, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук мәктәптә янгын булган очракта эвакуацияне кабатлап карадылар.
2нче мартта октябрь көнне Җәлил гимназиясендә планлы эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәдов Ришат Рифкат тревогасы вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Балалар үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр.